Хөрмәтле Азнакай муниципаль районы һәм Азнакай шәһәрендә яшәүчеләр!

2016 елның 24 гыйнвары, якшәмбе

Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты сезгә шуны искә төшерә: алкогольле продукция әйләнеше һәм аны сату өлкәсендә закон бозу фактлары, шул исәптән шәхси йортларда спиртлы сыекча сату фактлары турында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының  (https://uslugi.tatarstan.ru ) “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү (әйләнеше) (ваклап сатудан тыш)” бүлегенә хәбәр итәргә була. Хәмер базары өлкәсендә ачыкланган закон бозу факты расланган очракта бу хакта хәбәр иткән кешегә матди кызыксындыру сыйфатында акча түләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International