2015 елда Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы Лениногорскиның хокук саклау органнары белән берлектә 56 тикшерү үткәрде, тикшерүләр барышында 1153 литр хәмер продукциясе, 637 литр спиртлы сыекча хуҗаларыннан тартып алынды.
Моннан тыш лицензиягә ия булмаган килеш кенә алкогольле продукция сатуның 3 очрагы ачыклады; билгеләнгән үрнәктәге маркалар белән маркировкаланмаган алкогольле продукция сатуның – 4; товарны озату документларыннан башка гына спиртлы продукция сатуның – 22; сату вакытын санга сукмыйча алкогольле продукция сатуның – 26; балигъ булмаганнарга алкогольле продукция сатуның – 3 очрагы мәгълүм булды.
Ә инде “Кояш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте алкогольле продукция сату вакытын берничә тапкыр санга сукмаган өчен лицензиясеннән мәхрүм ителде.