2016 елның 25 гыйнварында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба районының Килдебәк урта мәктәбендә 9-11 сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге тематикага багышланган класс сәгате үткәрде. Чара мәктәп укучыларында куллану белемнәрен формалаштыруга, егет-кызларның товар белеме, икътисадый һәм хокукый мәгълүматлар өлкәсендә белемнәрен чарлауга, аларны рекламага карата тәнкыйть күзлегеннән карауга өйрәтүгә һәм кулланучы буларак үзләренең хокукларын яклау осталыгына өйрәтүгә юнәлдерелде. Әйтергә кирәк, өлкән сыйныф укучылары кулланучылар хокукларын яклауга бәйле мәгълүматларны йотлыгып тыңлый, күп сораулар бирә һәм законны шактый ук әйбәт белүләрен күрсәтә. Моның ише класс сәгатьләренең максаты - балаларның хокукый белемнәрен үстерү, кулланучылар буларак, аларга товарларның (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) куллану үзенчәлекләре турында, шул исәптән куллану базарының реформаларга дучар булган секторларында (торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф, медицина, хезмәтләр күрсәтү һ.б.) үзгәрешләр турында ирештерү. Егет-кызларга шулай ук 2016 елда “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага республика күләмендә олимпиада булачагы турында да искәртеп үтелде.
Куллану базарында хокук бозуларга каршы көрәшнең халык мәнфәгатьләренә күбрәк җавап бирә торган иң нәтиҗәле ысулы - санга сугылмаган хокукларны яклау түгел, бәлки хокук бозуларны кисәтү, булдырмый калу. Барыбыз да иң элек шуны белеп торсак иде.