Азнакайда кулланучыларның аң-белемнәрен үстерәбез

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

2015 елда Әлмәт территориаль органы кулланучыларның аң-белемнәрен үстерү буенча 109 чара, шул исәптән олимпиадалар үткәрде. Аларда 2000 меңнән артыграк укучы катнашты. Яшьләрне агартуның максаты – кулланучыга үз вакытында сыйфатлы, аңлаешлы мәгълүмат ирештерү.

2015 ел дәвамында территориаль орган хезмәткәрләре, мәктәп укучыларының аң-белемнәрен чарлау максатыннан чыгып, балаларга куллану дәресләре үткәрде. Көндәлек тормышта кирәкле төп куллану белемнәрен яхшырак үзләштерүләре өчен укучыларга кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча белешмәлекләр дә өләшенде. 2015 елда, балалар куллану белемнәрен күңелләренә ныграк сеңдереп калсын һәм кирәк булган чагында аларны тормышта куллана алсын өчен, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар өчен    40000 нән артыграк белешмә, 500 дән артыграк данә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Закон брошюрасы һәм чама белән 20000 данә «Пульс» газетасы (кулланучылар өчен чыгарыла торган) таратылды.

Хезмәткәрләребез укучыларның күп кенә сорауларына җаваплар бирде. Бу әле яңа гына кулланучы булып килүчеләр өчен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан яктыртыла торган темаларның кирәкле, актуаль булып торуын күрсәтә.

Яшьләргә куллану белемнәрен бирү тормышта дөрес карарларга килергә, үзләренең хокукларын бозуларга юл куймаска ярдәм итеп, үз-үзләрен яклау-саклау дәрәҗәсен арттыру мөмкинлеге бирә. Кулланучы буларак аң-белемнәр мәктәптә һәм югары уку йортында уку процессында үзләштерелә дә, кешенең бөтен гомере дәвамында  сынала. Укучыларга куллану белемнәрен сеңдерү әти-әниләренә дә йогынты ясамый калмый. Нәтиҗәдә кулланучыларның төрле буыннарын агарту һәм гаилә тәрбиясендә куллану тәртибе гадәтләрен  чарлау, шулай ук кулланучыларның төрле төркемнәрен мәгариф процессына тартып кертү өчен яңа юллар ачыла. Без үткәреп килә торган барлык чаралар массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртыла. Мисалга, “ТИСБИ” идарә университеты”ның Әлмәт филиалында “Кешенең төп хокукларын яклау нигезләре” дигән темага ачык семинар үткәрелеп, массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылды.

  2015 елның 1 сентябреннән 14 ноябрьгә кадәр республикабызда тугызынчы-унберенче сыйныф укучылары өчен “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага олимпиада үткәрелде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан оештырылган олимпиада берничә этапта үтте. 

  Хәзерге вакытта олимпиада хәрәкәте  - көн кадагына суга торган юнәлешләрнең берсе. Укучыларының олимпиадада катнашулары, аларның җиңүләре бүген аттестация үткәндә мәгариф учреждениеләре эшчәнлеген, укытучылар эшчәнлеген бәяләүдә төп критерийләрнең берсе буларак карала. Әмма олимпиада хәрәкәтендә төп катнашучылар – укучылар. Олимпиадага әзерләнү алар өчен укуда өстәмә нагрузка булып тора.

Олмипиадаларда укуга бик хирыс булган балалар гына катнаша. Кагыйдә буларак, алар төрле фәннәр буенча берничә олимпиадада көч сынашаудан  да курыкмый. Балаларның без үткәргән олимпиадада катнашуы исә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзләренең аң-белемнәрен, күнекмәләрен сынап карау мөмкинлеге бирде.

2015 елның 22 декабрендә Бөгелмәдә республика олимпиадасында җиңүчене бүләкләү тантанасы узды. Анда аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 1 нче урта мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Никита Кошкинга I дәрәҗә диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Сүз уңаеннан, Н.В.Кошкинның менә инде өч ел рәттән олимпиадада катнашканлыгын, ике ел рәттән призлы урыннар яулаганлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Егетебез 2015 елда җиңүчеләр арасында мактаулы урынга лаек булды. Көчле рухлы, белемле Никита алдына куелган максатларга ирешү өчен тагын да күбрәк вакытын исраф итәргә әзер.

Бүләкләү тантанасында җиңүчене әзерләгән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Е.А. Тарасовага һәм укытучылар, укучылар эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыру буенча күп тырышлык куйган А.С. Кузнецовка аерым рәхмәт сүзләре ирештерелде. Җиңүчене әзерләгән педагогка Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары  - ТР мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе И.А. Марченко имзалаган рәхмәт хаты тапшырылды.

 Әлеге олимпиадада Әлмәт шәһәренең 16 нчы мәктәбе укучысы да катнашты. Булдыклы кыз   III-этапны үтеп, олимпиада призерына әйләнде.  Әлмәт шәһәренең 16 нчы мәктәбендә  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары  - ТР мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе И.А. Марченко исеменнән рәхмәт хатлары тапшыру 2015 елның 23 декабрендә – чәршәмбе көнне узды.

“Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага республика олимпиадасында катнашкан Әлмәт шәһәре 16 нчы урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Гүзәл Идрисова  куллану белемнәрен өйрәнүдәге уңышлары өчен бүләкләнде.

Бик тә күңелле тантана барышында бу кызны олипиадага әзерләгән укытучыга – Е.П. Бәдриевкә Татарстан Республикасында куллану белемнәрен үстерүгә зур өлеш керткән өчен рәхмәт хаты тапшырылды. Әйе, һәр укучының җиңүе – укытучының гаять зур хезмәт нәтиҗәсе ул!

 ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Алина Игорьевна Виноградова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International