Әлмәт полиция бүлеге хезмәткәрләре шәһәр һәм районның халыкка алкогольле продукция сатучы сәүдә оешмаларын тикшерү буенча рейдлар үткәрде. Чаралар кибетләрнең күпчелегендә чикләнгән вакытта, ягъни 22.00 дән 10.00 сәгатькәчә мондый продукциянең сатылмавын күрсәтте. Ягъни сәүдә нокталары хезмәткәрләре өчен үзләренең лицензиясе һәм абруе кадерле, дигән сүз. Әмма кайбер чыгарма очраклар да күзәтелде.
Әйтик, Гафиятуллин урамындагы азык-төлек кибетендә контроль сатып алу барышында сатучы 8.30 сәгатьтә сыра сатмакчы булды, Тельман урамындагы кибеттә - 8.50 сәгатьтә сыра сату, Төзүчеләр урамындагы ике кибеттә иртәнге сәгать тугызлар тирәсендә, Тимирязев урамындагы сәүдә ноктасында – иртән-иртүк, Шевченко урамындагы кибеттә иртәнге җиделәр тирәсендә хәмер сату, Төхвәтуллин урамындагы кибеттә иртәнге уннар тирәсендә сыра сату омтылышы теркәлде. Авыл “участковый”ларының рейды да нәтиҗәле булып чыкты. Рус Акташы авылында сатучының 9.30 сәгатьтә сыра сатып җибәрү омтылышына киртә куелды. Түбән Мактама бистәсендә хәмер сатуга лицензиясе булмаган азык-төлек кибетендә полиция хезмәткәрләре Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре белән берлектә 360 шешә төрле хәмерне сатудан алды. Ә инде Аппаково авылында 62 яшьлек ханымның 0,5 литрлы бер шешә көмешкәне 100 сумнан сатып ятуы мәгълүм булды.
Әлеге сәүдә нокталары сатучыларына карата РФ КоАП 14.16 статьясында күздә тотылган административ хокук бозу (алкогольле продукцияне сату кагыйдәләрен бозган өчен) турында беркетмәләр тутырылды.
Безнең белешмә: “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль закон нигезендә,
алкогольле продукцияне ваклап сатарга ярамый: балалар, мәгариф, медицина оешмаларында, спорт корылмаларында, шулар тирәсендәге территорияләрдә; мәдәният оешмаларында; шәһәр һәм шәһәр яны җәмәгать транспортының барлык төрләрендә; транспорт хәрәкәтенең тукталыш пунктларында, ягулык салу станцияләрендә; күпләп һәм ваклап сату базарларында, вокзалларда, аэропортларда, гражданнар күпләп җыела торган башка урыннарда һәм зур хәвеф чыганаклары урнашкан урыннарда. Әлеге чикләүләр шулай ук мондый объектлар, урыннар тирәсендәге территорияләргә; хәрби максаттагы объектларга һәм шулар тирәсендәге территорияләргә; стационар булмаган сәүдә объектларына; балигъ булмаганнарга кагыла. Моннан тыш дәүләт хакимияте органнары билгеләгән чикләнгән вакытта алкогольле продукцияне ваклап сату рөхсәт ителми: Татарстанда бу тыю - 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр.