ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына кесә телефоннарына карата төрле сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр саны бихисап. Шуны истә тотып, сезгә кесә телефоны сатып алганда иң элек нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген бәян итмәкче булдык.
Сыйфатлы кесә телефонын кире кайтарып та, башкасына алыштырып та булмый, чөнки ул үзләренә карата гарантия сроклары билгеләнгән көнкүреш максатындагы техник яктан катлаулы товарлар төркеменә керә (РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, карары).
Шуңа күрә кесә телефонын сатып алырга ниятләсәгез, иң элек шуны истә тотыгыз: кибеткә аны кимчелекләре ачыкланганда яки сатып алганда (килешү төзегәндә) сезгә товар турында тулы һәм дөрес мәгълүматлар бирелмәгәндә генә кире кайтарырга була.
Кәрәзле телефон сатканда, сатучы кулланучыларга нинди мәгълүматлар җиткерергә тиеш соң?
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законы нигезендә, кулланучылар игътибарына товарлар турында аларны дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеге бирердәй кирәкле һәм дөрес мәгълүматлар үз вакытында җиткерелә.
Кулланылышта булган кәрәзле телефоннар сатып алганда, сатучы кулланучыга, булган очракта, телефондагы кимчелекләр турында кисәтергә, телефонга кушып бирелә торган документларны (инструкциясе, паспорты, булганда – гарантия талоны) тапшырырга тиеш.
Кәрәзле телефонда кимчелекләр ачыкланганда кулланучы хокуклары
Товардагы кимчелек – товарның законда күздә тотылган яки шуның нигезендә билгеләнгән тәртиптә мәҗбүри таләпләргә, яки килешү шартларына (алар булмаганда яки куела торган таләпләргә шартлар тулы булмаганда), яки товарның гадәттәге кулланылышы максатларына, яисә килешү төзегәндә кулланучының сатучыга әйтелгән максатларына, яисә товарны үрнәге һәм (яки) тасвирламасы буенча сатканда, үрнәккә һәм (яки) тасвирламага туры килмәве.
Законның 18 статьясы нигезендә, кулланучы сенсорлы экранлы кәрәзле телефонда (техник яктан катлаулы товарларга керә) кимчелекләр ачыклаганда, сату-алу килешүеннән баш тартуга һәм мондый товар өчен түләнгән сумманы, кулланучыга мондый товарны тапшырганнан соң унбиш көн эчендә, кире кайтаруны таләп итүгә яки шундый ук маркадагы (модель, артикул) товарга алыштыруны, яисә бәясен яңадан исәпләтеп, башка маркадагы (модель, артикул) шундый ук товарга алыштыруны таләп итүгә хокуклы. Күрсәтелгән шушы срок чыккач, бу таләпләр түбәндәге очракларның берсендә канәгатьләндерелергә тиеш:
товарда җитди кимчелекләр ачыкланганда;
бу Закон нигезендә билгеләнгән товардагы кимчелекләрне юкка чыгару сроклары санга сугылмаганда;
товардагы кимчелекләрне берничә тапкыр юкка чыгару аркасында товарны гарантия срогының һәр елы дәвамында барлыгы утыз көннән күбрәк кулланып булмаганда.
Гомуми кагыйдәләр буенча кимчелек гарантия срогы дәвамында ачыкланганда әлеге таләпләрне куярга була. Мондый срок билгеләнмәгәндә, товарны сатып алганнан соң 2 ел эчендә.
Товарның гарантия срогы нәрсәне аңлата һәм ул хезмәт итү срогыннан ничек аерыла?
Гарантия срогы - товарда кимчелекләр ачыкланган очракта җитештерүче, сатучы, вәкаләтле оешма яки вәкаләтле хосусый эшмәкәр, импортер тарафыннан Законның 18 һәм 29 статьяларында билгеләнгән кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү чоры
Хезмәт итү срогы – җитештерүче (эш башкаручы) кулланучы алдында товарны билгеләнеше буенча куллану мөмкинлеген тәэмин итү һәм җитди кимчелекләре өчен Законның 19 ст. 6 п. Һәм 29 ст. 6 п. нигезендә җавап бирү бурычын үзенә йөкләгән чор.
Кәрәзле телефонында кимчелекләр ачыкланганда, кулланучыга нинди гамәлләр кылырга кирәк соң?
Товарны сатучыга (җитештерүчегә, вәкаләтле оешмага һ.б.) ике нөсхәдә төзелгән язмача дәгъва (анда товардагы кимчелекләр буенча таләпләрегез төгәл генә күрсәтелгән булырга тиеш) белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дәгъваның бер нөсхәсен сатучыга тапшырырга яки хат белән җибәрергә (уведомление белән булса яхшырак). Дәгъваны шәхсән кулга тапшыру очрагында сатучы икенче нөсхәдә дәгъваны кабул итеп алу датасын, дәгъваны кабул итеп алган затның Ф.И.О., вазыйфасын күросәтергә тиеш.
Таләпләр нинди срокта сатучы тарафыннан канәгатьләндерелергә тиеш?
Сатучы (вәкаләтле оешма һ.б.) кулланучы дәгъвасына игълан ителгән таләпләрен канәгатьләндерү яки канәгатьләндерүдән баш тарту турында җавап җибәрергә тиеш.
Кулланучы таләбен канәгатьләндерү срогы:
кулланучы түбәндәгеләрне таләп иткәндә: товарның сатып алу бәясен тиешенчә киметү, кулланучы яки өченче зат тарафыннан товардагы кимчелекләрне юкка чыгару чыгымнарын каплау, товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару таләбе, шулай ук сыйфатсыз товар сату яки товар турында тиешле мәгълүматлар бирелмәү аркасында кулланучыга китерелгән зыянны каплау таләбе куелганда - дәгъва кабул итеп алынганнан соң 10 көн эчендә;
кулланучы товарны алыштыру турында таләбен игълан иткәндә – дәгъва кабул итеп алынганнан соң 7 көн эчендә (товарның сыйфатын өстәмә тикшерү зарурилыгы очрагында – 20 көн эчендә);
кулланучы товарны ремонтлау таләбен игълан иткәндә - дәгъва кабул итеп алынганнан соң 45 көннән дә артмаган вакыт эчендә.
Дәгъва кабул итеп алынганнан соң сатучы нинди гамәлләр кылырга тиеш?
Кулланучы гарантия срогы дәвамында товарда кимчелекләр ачыклаганда, сатучы Закон нигезендә сыйфатсыз товарны кабул итеп алырга, товарның сыйфатын тикшерергә, кирәк булган очракта – сатучы хисабына товарга экспертиза үткәрергә тиеш.
Товарның сыйфатын тикшерү экспертизадан ни рәвешле аерыла?
Товарның сыйфатын сатучы яки вәкаләтле оешма (кагыйдә буларак, сервис үзәге) тикшерә.
Товарның сыйфатын тикшерү нәтиҗәсе булып акт тора.
Товарда кимчелекләрнең килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс купкан очракта, сатучы (җитештерүче, вәкаләтле оешма, хосусый эшмәкәр, импортер) үзе хисабына (гарантия срогы чорында) товарга экспертиза үткәрергә тиеш.
Эксперт – экспертиза үткәрү һәм эксперт бәяләмәсе бирү өчен фәндә, техника, сәнгать яки кәсептә махсус белемнәргә ия булган, эшне карап тикшерү нәтиҗәсе белән кызыксынмаган балигъ булган зат.
Шул рәвешле экспертизаны эшне карап тикшерү нәтиҗәләре белән кызыксынмаган белгечләр үткәрә. Шуңа күрә сервис үзәге экспертиза үткәрә алмый да инде, чөнки аңа җитештерүче завод телефоннар ремонтлауга вәкаләт биргән. Димәк, ул кызыксынулы зат.
Эксперт тикшеренүе нәтиҗәсе булып эксперт бәяләмәсе тора.
Кулланучы товарның сыйфатын тикшергәндә яки товарга экспертиза үткәргәндә карап торуга һәм, аның нәтиҗәләре белән килешмәгәндә, мондый экспертиза бәяләмәсен суд тәртибендә бәхәсле дип игълан итүгә хокуклы.
Нинди очракларда сатучы кулланучыга шундый ук товар бирүгә бурычлы?
Товарны алыштыру өчен 7 көннән артыграк вакыт таләп ителгән очракта, шулай ук товарга гарантия ремонты чорында, сатучы кулланучы таләбе нигезендә, өч көнлек срокта, шундый ук төп куллану үзенчәлекләренә ия булган озак файдаланылыштагы товарны вакытлыча куллануга бушлай биреп торуга бурычлы.
Кулланучыларга гади генә киңәшләр
Түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк.
Товарны алыштыру яки сыйфатсыз товар өчен түләнгән акчагызны кире кайтару таләбен куйган очракта имзалау өчен үзегезгә бирелгән документны укып чыгыгыз. Сез телефонны ремонтлау буенча килешүгә кул куям, дип уйлаганда, сатучы, телефонга диагностика үткәрү (сыйфатын тикшерү/экспертиза) турында накладнойга имза салдыртып үзегезне алдарга мөмкин.
Гарантия ремонты үткәрү таләбен куйган очракта, килешүдә кимчелекләрне юкка чыгару срогының (Закон нигезендә 45 көннән артмаска тиеш) күрсәтелергә тиешлеген игътибардан читтә калдырмагыз. Ремонт эшләрен башкару срогы билгеләнмәгән очракта, бу срок закон нигезендә билгеләнгән сроктан артмаска тиеш.
Сыйфатын тикшертү яки экспертиза үткәрү өчен телефонны тапшырганчы, кибет яки сервис үзәге хезмәткәрләреннән күз алдыгызда аппаратны ачып карауларын һәм анда механик зыян килүләрнең, сыеклыкларның булмавы турында акт төзүләрен таләп итәргә киңәш бирәбез.
Экспертиза үткәрү өчен кимчелекле товарны мөстәкыйль рәвештә сатучы билгеләгән вакытта һәм ул билгеләгән урынга китереп куярга, сыйфатын тикшертү өчен кибеттә калдырмаска киңәш итәбез.
Тикшерү/экспертиза нәтиҗәләре белән килешмәсәгез, сатучының документларында бу хакта язып куеп, бәйсез эксперт оешмасына яки судка мөрәҗәгать итегез.
Кулланучылар хокукларын яклау турында дәгъвалар, дәгъва бирүче теләгенә карап:
оешманың урнашу урыны буенча, ә инде җавап бирүче хосусый эшмәкәр булып торса – яшәү урыны буенча
дәгъва бирүченең яшәү яки булу урыны буенча;
килешү төзү яки аны үтәү урыны буенча тапшырылырга мөмкин. Оешмага карата дәгъва филиалы яки вәкиллеге эшчәнлегеннән килеп чыкса, дәгъва оешманың филиалы яки вәкиллегенең урнашу урыны буенча судка тапшырылырга мөмкин.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлар, киңәш-табышлар алырга кирәк булганда, кулланучы буларак үз хокукларыгыз санга сугылмаганда түбәндәге адреслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз:
Әлмәт районы һәм Әлмәт ш. 423450,
Әлмәт ш., Гафиатуллин ур., 26
тел.: (8553) 22-21-33
e-mail: alina@tatzpp.ru, almet@tatzpp.ru,
Азнакай районы һәм Азнакай ш. 423200,
Азнакай ш., Нефтьчеләр ур., 23а,
e-mail:aznak@tatzpp.ru
тел.: (85592) 7-05-07
Баулы районы һәм Баулы ш. 423930,
Баулы ш.. Горюнов ур., 14
e-mail: bavly@tatzpp.ru
тел.: (85569) 5-33-16
Бөгелмә районы һәм Бөгелмә ш. 423230,
Бөгелмә ш., Гашек ур., 3
e-mail: bugulma@tatzpp.ru
тел.: (85594) 6-71-17
Лениногорск районы һәм Лениногорск ш. 423250,
Лениногорск ш., Гагарин ур., 51 e-mail:lensk@tatzpp.ru
тел.: (85595) 5-19-72