Алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше фактлары турында хәбәр иткән өчен бүләкләү

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Хөкүмәте “Халык контроле”нә алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше фактлары турында хәбәр итүчеләргә бүләк сыйфатында акча түли башлый.

Бу хакта бүген “Татмедиа”да үткәрелгән брифингта сөйләп үтелде. Анда әйтүләренчә, контрафакт сатуның расланылган һәр факты өчен 3 мең сумга кадәр акча белән бүләклиячәкләр. 2015 елда “Халык контроле”нең тиешле бүлегенә суррогат хәмер сату буенча  108 шикаять кергән инде. Шуның 60 очрагы буенча административ эшләр кузгатылган. Гонорарны, кайбер документлар күрсәтеп, Дәүләт алкоголь инспекциясенең  территориаль органында алырга була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International