Яңа ел республика Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен дә яңа бурычлар алып килде. Образлы итеп әйткәндә, организмыбызның экологиясе - аларның кулында. Ни кызганыч, куллану базарында төрледән-төрле суррогат һәм “паленка” күләме артканнан-арта. Бу исә икътисад һәм бюджетка гына түгел, кешеләр сәламәтлегенә дә турыдан-туры “суга”. Яңа елдан илебездә, хәмерне тартуга контрольлек итүнең аерым бер чарасы буларак, махсус ЕГАИС системасы гамәлгә кертелде. Нәрсә һәм ничек эчәләр һәм боларның барысына да кем күз-колак булып тора? Шушы һәм башка сорауларга җавап табу максатыннан, хәбәрчебез Диләрә Йосыпова ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченкога мөрәҗәгать итте.