Гражданнарны бүләкләү өчен 1 миллион сум бүлеп биреләчәк.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Алсу Сафина). Татарстанда яшәүчеләр легаль булмаган һәм контрафакт хәмер сату турында хәбәр иткән өчен 1дән 3 мең сумга кадәр акча белән бүләкләнәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында булып үткән матбугат конференциясендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко сөйләде. Гражданнарны матди яктан кызыксындыруга 1 миллион сум акча бүлеп бирелә, диелгән ТР Министрлар Кабинеты боерыгында.
И.Марченко хәбәр иткәнчә, узган елда “Халык контроле” системасына кабул итеп алынган 108 мөрәҗәгатьнең 60 ы расланып, гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылган. “Бу санның зур булмавы Татарстанда хәмернең легаль булмаган әйләнешенә чик куюда халыкның сүлпәнлек күрсәтүе турында сөйли”, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе. Аның әйтүенчә, шул сәбәпле Татарстан Президенты этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында дөрес мәгълүматлар ирештергән гражданнарыбызны 1 гыйнвардан бүләкләү турында карар кабул иткән.
«Мөрәҗәгатьләре расланган гражданнар бүләкләнәчәк. Әлеге мөрәҗәгатьләр буенча административ эш яки җинаять эше кузгатылып, легаль булмаган яки контрафакт хәмер законсыз әйләнештән алыначак һәм соңыннан суд карары буенча конфискацияләнәчәк”. - дип басым ясап әйтте чыгыш ясаучы.
Матди кызыксындыру күләме 1 дән 3 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. 10 нан 100 литрга кадәрге спирт, алкогольле яки спиртлы продукцияне конфискацияләп, административ җаваплылыкка тартуга китергән расланылган закон бозу факты турында мәгълүмат тапшырган өчен матди түләү күләме 1 мең сум, 100 литрдан артыграк хәмерне конфискацияләү белән төгәлләнгән хәбәр өчен 2 мең сум тәшкил итәчәк. Ә инде җинаять җаваплылыгына китергән закон бозу факты (расланылган) турында хәбәр итүчеләргә 3 мең сум биреләчәк.
“Алкогольле продукцияне конфискацияләү турында суд карары законлы көченә кергәннән соң бер тәүлек эчендә Дәүләт алкоголь инспекциясе мөрәҗәгать итүчегә электрон почта аша яки телефон номеры аша хәбәр итәргә тиеш. Шуннан гражданин бүләк акчасын алу өчен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органына (гражданин яши торган җирдәге) мөрәҗәгать итәчәк”, - диде И.Марченко.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында хәбәр урнаштыру өчен ТР дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында теркәлергә һәм хәбәрне, закон бозган сәүдә объекты фотосурәте белән, “Халык контроле” нә урнаштырырга кирәк. Бу мәгълүмат ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе яки ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан каралачак.
Игорь Марченко ышандырып әйткәнчә, мөрәҗәгать итүченең аноним булып калуы гарантияләнә. “Безгә Татарстанда яшәүчеләрнең мөрәҗәгать итүләре, хәмернең законсыз әйләнешенә чик куюда халыкның ярдәме мөһим”, - дип билгеләп үтте ул. “Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил белән берлектә теге яки бу гражданин мөрәҗәгатен башкаларның укый алу мөмкинлегенә юлны ябу эшләнде. Мөрәҗәгатьне карап тикшерүнең барышын хәбәр җибәргән гражданин үзе яки ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, яисә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы гына күзәтеп бара алачак”, - дип аңлатты И.Марченко.
“Җитештерүче-заводта җитештерелмәгән продукция легаль булмаган продукция дип санала. Җитештерүче-заводта җитештерелеп тә, акциз җыемнары түләнмәгән һәм шешәләренә ялган махсус федераль марка ябыштырылган продукция дә - легаль булмаган продукция. Мондый очраклар да булгалый”, - дип искә төшерде чыгыш ясаучы. “Хәзер су кушылган спиртны бик күп сата башладылар. Мондый спиртның сыйфаты бик начар”. - дип өстәде ул.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе шуңа да игътибарны юнәлтте: экспертларның исәп-хиапларына караганда, Татарстанда хәмернең легаль булмаган әйләнеше аркасында республика бюджетына ел саен чама белән 1 миллиард сум акча керми кала.