Хәмерне законсыз сату һәм җитештерү турында хәбәр иткән өчен акча бирәчәкләр

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстанда яшәүчеләргә хәмерне законсыз төстә сату һәм җитештерү турында хәбәр иткән өчен бер меңнән өч мең сумга кадәр акча түлиячәкләр. Бүген журналистларны Дәүләт алкоголь инспекциясенең проекты белән таныштырдылар. Законсыз сату урыннары турында хәбәрләрне “Халык контроле” системасына урнаштырырга була. Бу максатка республика бюджетыннан бер миллион сум акча бүлеп бирелгән. Хәбәр итүчеләрнең аноним булып калуы гарантияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International