Республикабызның кибет киштәләреннән алып тикшерелгән продукциянең кырык проценттан артыграгы - сыйфатсыз: бүген Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре йомгаклау коллегиясендә әнә шулай дип белдерде. Аның эшендә Республика Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков катнашты. Коллегия утырышында хәмер буенча да байтак кына мәсьәләләр күтәрелде. Узган елда 400 мең литрдан артыграк күләмдә контрафакт әйләнештән алынган. Менә хәзер ЕГАИС бу өлкәдә тәртип урнаштырырга тиеш. Дөрес, аны гамәлгә кертү әлегә бик зур кыенлыклар белән бара, сатучылар системаның катлаулы булуыннан зарлана. Хәбәрчебез Альбина Батыршина бу мәсьәләне җентекләп өйрәнде.
Альбина Батыршина, Ленар Хабибуллин
Мең ярым рейд барышында - 4 меңгә якын закон бозу очрагы. Хәмер өлкәсендә тикшерүләр нәтиҗәләре әнә шундый кот очарлык дәрәҗәдә. Алдагы елдагыга караганда 1,5 тапкырга күбрәк бу. “Яшел елан” белән сәүдә итүчеләр арасында лицензиясез генә эшләүчеләр күп. Һәр җиде кибетнең берсендә төнге сәгатьләрдә дә рәхәтләнеп хәмер сатып яталар.
Штрафлар күләме дә елдан-ел арта үзе. Узган елда штрафларның гомуми күләме 25 миллион сум тәшкил иткән. 2013 елдагы белән чагыштырганда 4 тапкырга күбрәк бу! Әмма закон бозучыларны штраф белән генә куркытам димә. Чөнки аның күләме зур түгел – бик тиз каплана. Җәза чараларын кырысландырырга, яңа законнар кабул итәргә кирәк, дигән фикердә Премьер-министр. Легаль базар 4% ка кимегән. Бу мәсьәләне кичекмәстән хәл итәргә кирәк, диде Илдар Халиков.
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕМЬЕР-МИНИСТРЫ ИЛЬДАР ХАЛИКОВ
-Татарстанда яшәүчеләрне күбрәк эчәргә мәҗбүриләвебезне аңлатмый бу. Кибетләрдә фәкать лицензияле, сыйфатлы хәмер булсын. Халык бөтенесен рәттән эчмәсен. Бары шул гына.
Хәзер барлык кибетләргә, кафе һәм хәтта кунакханәләргә ЕГАИС системасында – хәмерне сатуның бердәм системасында эшләргә өйрәнү кирәк. Аңа барысы да диярлек тоташтырылды инде. Тик әле күпләр бу системада ничек эшләргә икәненә төшенеп бетә алмый. Шуңа күрә сатучылар Дәүләт алкоголь инспекциясеннән курс һәм консультацияләр үткәрелүен сораган. Уен-муен түгел: ЕГАИСны санга сукмау бизнесменнарга зур штрафлар белән яный. Әмма хәмер белән беррәттән, кибет киштәләрендәге азык-төлекнең сыйфаты да мактанырлык түгел. Инспекция хезмәткәрләренә ел дәвамында яраклылык срогы чыккан барлыгы 2 миллион сумлык ризыкны кибет киштәләреннән алырга туры килгән. Хәер, яраклылык срогы чыкмаган, әмма барыбер сыйфатсыз булганнары да җитәрлек. 330 продукт үрнәгенә лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча 40% тан артыграгының тиешле таләпләргә туры килмәве ачыкланган.