Җәзасыз калмыйлар

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Судлар административ штрафны ихтыярый тәртиптә түләмәгән гражданнарга карата мәҗбүри эшләр кебек җәза чарасын ешрак куллана башлады.

Моның ише гражданнарның шәхси вакытларында җәмгыять өчен нинди дә булса файдалы эш башкаруларын аңлата бу. Әйтик, койма буяу яки ишегалды себерү кебек эшләрне.

Әнә Чүпрәле районының Кече Аксу авылында көмешкә саткан өчен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы начальнигы тарафыннан билгеләнгән административ штрафны түләүдән йөз чөергән бер ханым Чүпрәле районы суды буенча №1 участогы җәмәгать судьясының карары нигезендә 20 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә җәлеп ителде.

Әйе, хезмәт җәзасын суд билгели. Судтан соң хезмәт җәзасына хөкем ителгән кешене суд приставы чакыртып ала. Суд приставы аңа мәҗбүри эшләрнең төрен һәм суд карарын үтәтү өчен сайлап алынган оешманы әйтә. Мәҗбүри эшләр өчен урыннар исемлеген, суд приставлары хезмәте белән килештереп,  җирле үзидарә органнары билгели. Закон бозучы җәзаны үтәтү производствосы кузгатылганнан соң ун көн эчендә эшкә керешергә тиеш. 10 көнгә кадәр кичектерергә ярый, әмма инде аннан соң  - ярамый!!! Гаебен эш белән юучының ничек эшләвенә дә шул ук приставлар күз-колак булып тора.

Штрафны вакытында түләмәгән өчен Законда 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр каралган. Кичләрен икешәр сәгать эшләү күздә тотылган. Җәза срогын тизрәк тутырасы килсә, закон бозучыга эш вакытын дүрт сәгатькә кадәр озайтырга мөмкиннәр. Шулай ук ял көннәрендә дә дүртәр сәгать эшләү күздә тотылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International