Елны “просрочка” белән башлаганнар

2016 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2016 елның гыйнвар ахырында ТР Хөкүмәте рәсми порталының интернет кабул итү бүлегенә бер кулланучыдан «Агроторг» ҖЧҖнең «Пятерочка №6615» сәүдә объектында (Кукмара бистәсе, Гафиятуллин урамы, 12 в й.) яраклылык срогы чыккан продукция сатылуы турыда мөрәҗәгать алынган. Арча территориаль органы белгечләре шушы мәгълүмат нигезендә кибеткә планнан тыш күчмә тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәсендә кибеттә яраклылык срогы чыккан азык-төлек товарларының киштәләрдә искереп ятуы, шулай ук кайбер товарларда җитештерү датасы һәм яраклылык срогы турында күрсәтелмәве ачыкланды. Шулай итеп, саклау срогы чыккан барлыгы 3282,38 сумлык сөт, колбаса һәм балык продукциясен сатудан алырга туры килде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча акт төзелеп, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Кукмара районындагы территориаль органына карап тикшерүгә җибәрелде.

Сатучыларның, бигрәк тә кибет җитәкчесенең эшкә әнә шулай салкын һәм җавапсыз караулары һич тә аңлашылмый.  Нәрсә, хәзер кибет җитәкчеләре хезмәткәрләренең гамәлләренә һәм кибеттәге товарларга һәрдаим күз-колак булып тору бурычын онытканмы әллә!

   Сатып алучылардан тагын бер тапкыр товарлар сатып алганда бик игътибарлы булуларын  һәм безгә кулланучылар хокукларын бозу турында хәбәр итүләрен сорыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International