Хокукларыңны яшьтән бел!

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

2016 елның 28 гыйнварында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы, үсеп килүче буында кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезләрен өйрәнүгә кызыксыну тудыру, алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтү һәм хокук культурасын формалаштыру максатыннан чыгып, ТР Арча муниципаль районының Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә кулланучылар хокукларын яклау буенча дәрес үткәрде.

Чарада  9,10,11 сыйныфларда белем алучы 31 бала катнашты. Шулай итеп, егет-кызлар “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп нигезләмәләре, башка норматив-хокукый актлар белән танышты; “кулланучы”, “җитештерүче”, “эш башкаручы”, “яраклылык срогы”, “гарантия срогы”, “сату-алу килешүе”, “дәгъва язуы” кебек төшенчәләр белән танышты. Территориаль органның эш тәҗрибәсеннән кызыклы мисаллар китерелде.  Моннан тыш чарада катнашучылар 2015 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә үткәрелгән дегустацияләр нәтиҗәләре белән таншытырылды. Укучылар һәм укытучылар үзләренә ирештерелгән мәгълүматларны бик зур кызыксыну белән күңелләренә сеңдереп, дәрес ахырында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күп кенә сорауларын (асылда азык-төлек һәм техник яктан катлаулы товарларның сыйфатына кагылышлы) бирде. Соңыннан укучыларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” дигән темага олимпиадада катнашу тәкъдиме ирештерелде.

Дәрестән соң чарада катнашкан барча кешегә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә файдалы мәгълүматлар урын алган буклетлар һәм «Пульс» газетасының соңгы саны өләшенде.

  Мәктәп директоры һәм сыйныфтан тыш дәрестә катнашкан укытучылар  хезмәткәребезгә рәхмәтләрен ирештереп, алга таба да әнә шундый кызыклы чаралар үткәрүне сорады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International