Сәүдәне хокукый җайга салу һәм сәүдә хезмәте күрсәтүнең сыйфаты роле

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

Сәүдә кагыйдәләре “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 7 февраль, 1992 ел, № 2300-1 РФ Законы нигезендә эшләнгән. Алар товарларның аерым төрләрен (азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар) сатканда сатып алучылар белән сатучылар арасында килеп туган мөнәсәбәтләрне җайга сала. Әлеге мәсьәләне хәл кылуның зарурилыгы товарларның үзенчәлегенә, аларның куллану үзенчәлекләренә һәм сыйфатына, саклау ысуллары һәм срокларына бәйле. Сату кагыйдәләре РФ ГК нормаларына һәм товарларның аерым төрләренә кагылышлы башка законнар нормаларына аныклык кертә. Асылда товарларның аерым төрләрен сату үзенчәлекләрендә сату алдыннан әзерләү мәсьәләләре, аның күләме һәм эчтәлеге, шулай ук товарлар турында мәгълүматларның үзенчәлекләре мәсьәләләре чагылдырылган.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Азнакай шәһәрендә хуҗалык итүче субъект Л.Х. Мураталиеваның «Лилия» кибете сатучылары өчен, азык-төлек товарларын сату үзенчәлекләрен игътибар үзәгенә алып, товарларның билгеле бер төрләрен сату үзенчәлекләре турында укыту-өйрәтү характерында семинар үткәрде.  Моннан тыш чарада катнашучыларга яраклылык срогы чыккан азык-төлекнең хуҗасы тарафыннан кибет витриналарында реклама максатында куелган товар үрнәкләре сыйфатында кулланыла алмавы, шулай ук яраклылык сроклары билгеләнмәгән ризыкның, материаллар һәм эшләнмәләрнең әйләнештә була алмавы турында аңлатып үтелде.

Әзер азык-төлек сәнәгате продукциясе (ризыклар, эчемлекләр, азык өстәмәләре һ.б.) кешенең тормыш эшчәнлегенә турыдан-туры йогынты ясый һәм аңа зыян китерү белән дә янарга мөмкин. Чыннан да, азык-төлек сәнәгатенең сыйфатсыз ризыгы яки сәнәгатьтә җитештерелмәгән продукция кулланучының сәламәтлегенә зыян салып кына калмыйча, кайвакыт фаҗигале хәлләргә дә китерергә мөмкин. Шуңа күрә дәүләт, кешегә зыян салу  һәм башка тискәре нәтиҗәләр ихтималын юкка чыгару өчен, продукциянең әлеге төрен сатуга кайбер махсус таләпләр куя да инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International