Халык арасында аңлату эше алып бару гражданнарның мәгълүматлылыгын арттыра, кулланучы белән бизнесның берлектә эшләвенә һәм берлектә эшләү проблемаларын хәл кылуга ярдәм итә. Шуны истә тотып, Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларына кагылышлы мәсьәләләрне даими яктырта һәм халык арасында аңлату эшләре үткәрә.
Әйтик, территориаль орган хезмәткәрләре 2016 елның 27 гыйнварында Вологда текстиле күргәзмә-сәүдәсе барышында Әлмәт районында яшәүчеләр арасында мәгълүмати-аңлату эше үткәрде.
Сатып алучылар Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләренең кулланучылар хокуклары, кулланучы гамәлләре, шул исәптән сатучы сәүдә эшчәнлеген туктатканда кулланучының нинди гамәлләр кылырга тиешлеге турында аңлатмаларын бик зур кызыксыну белән тыңлады.
Сатып алучылар күргәзмә-сәүдәләрдә товарлар сатып алуга һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүгә бәйле күп кенә сорауларын бирде. Территориаль орган хезмәткәрләре әңгәмә барышында килеп туган барлык сорауларга тулы җаваплар бирде.