Татарстанда яшәүчеләр суррогат хәмер турында хәбәр итеп акча эшли ала

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Хәзер республикабызда яшәүчеләрне, “Халык инспекторы” һәм экологик хокук бозуларга каршы көрәштәге кебек, “яшел елан”га каршы  көрәшкә дә җәлеп итмәкчеләр.

Татарстан хәмернең легаль булмаган әйләнеше аркасында бик зур зыян күрә. Экспертларның исәп-хисапларына караганда, шуның аркасында республика бюджетына ел саен чама белән  1 миллиард сум керми кала. Хәмердән агуланудан көн саен кешеләребез җан тәслим кыла.

- 2015 елда Татарстанда барлыгы  1198 кеше хәмердән агуланды, шуның  356сы якты дөнья белән хушлашты. Бу  - республикада асылда көн саен бер кеше хәмердән агуланып үлә дигән сүз. Агуланучыларның төп өлеше  - 18 дән зуррак кешеләр. Узган елда агуланучылар исәбендә 36 бала  һәм 20 үсмер дә булды,  -    “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе җитәкчесе  урынбасары Алмас Имамов әнә шундый мәгълүматлар китерде.

Татарстанда әлеге борчулы хәлләрне ничек тә уңай якка үзгәртү ниятеннән, контрафакт җитештерү яки сату урыннары турында хәбәр итүчеләрне матди яктан кызыксындыру карарына киленде. Әлеге идеяне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. Аны тормышка ашыру исә быелның 1 гыйнварыннан башланды. Республикада яшәүчеләргә премия бирү өчен 1 миллион сум акча каралды.

- Хәмер суррогатына каршы көрәштә гражданнарның “Халык контроле”нә мөрәҗәгать итүе мөһим мәгълүмат чыганагы булып тора. Узган елда дәүләт системасына барлыгы 108 мөрәҗәгать алынды. Аларның һәр икесенең берсе расланды. 60 мөрәҗәгать буенча административ материаллар кузгатылып, гаеплеләр җаваплылыкка тартылды, - дип хәбәр итте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе  Игорь Марченко “Татар-информ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә.

Әмма әлегә мондый мөрәҗәгатьләр җитәрлек дәрҗәдә түгел. Шуңа күрә Татарстанда халык хәбәрчеләренә түләү турында карар ителгән дә инде. Акча алу өчен билгеле бер таләпләрне үтәргә кирәк. Мөрәҗәгать, чыннан да, расланырга, ә аның нәтиҗәсендә легаль булмаган контрафакт хәмерне конфискацияләү белән төгәлләнгән административ яки җинаять эше кузгатылырга тиеш. Шул ук вакытта премия күләме “паленка” күләменә  дә бәйле.  

- Акча күләме болайрак. Мөрәҗәгать нәтиҗәләре буенча 10 нан 100 литрга кадәр легаль булмаган хәмер конфискацияләнгән очракта премия күләме 1 мең сум тәшкил итә. Мөрәҗәгать йомгаклары буенча 100 литрдан күбрәк “паленка” конфикацияләнсә, хәбәр итүчегә 2 мең сум акча тапшырылачак. Хәбәр җинаять эше кузгатуга нигез булып торганда, хәбәр итүче 3 мең сум алачак, - дип билгеләп үтте Игорь Марченко.

Хәбәренең нәтиҗәле булып чыгуын хәбәрче ничек белә соң дисезме? Моның өчен Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре аның белән бер тәүлек эчендә электрон почта яки телефон аша элемтәгә керергә тиеш. Шуннан соң “халык контролеры”, үзенә тиешле акчаны алу өчен, үзенең яшәү урыны буенча ведомствоның территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итә. Акчаны аңа шунук бирергә тиешләр.

 Әйтергә кирәк, суррогат хәмерне кайда җитештерүләре һәм сатулары турында хәбәр итүнең бернинди дә авырлыгы юк. Моның өчен Татарстанның дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (түбәндәге адрес буенча: uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинетта теркәлергә кирәк. Закон бозу турында хәбәрне, әйтик, сәүдә объекты фотосурәте белән бергә, “Халык контроле” бүлекчәләренең берсенә урнаштырырга.  Барлык мөрәҗәгатьләрне Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре караячак. Шул ук вакытта хәбәр итүченең аноним булып калуы гарантияләнә.

- Сайтка алынган хәбәрләр ресурстан файдаланучыларның һәммәсенә дә ачылмаячак. Ә инде хәбәр иткән гражданин үзенең шәхси битендә хәбәрне карап тикшерүнең барышын күзәтеп тора алачак. Үзе теләмәсә, хәбәр итүче алга таба суд утырышларында да катнашмаячак, - дип искәртте Игорь Марченко. - Без халыкның суррогатны легаль булмаган сәүдә әйләнешеннән кысрыклап чыгаруга ярдәм итүенә өметләнәбез. Республикада яшәүчеләрнең агулануларын күрмәмешкә салышырга ярамый.

Суррогат хәмер турында мәгълүмат ирештерүчеләрне матди яктан кызыксындыру проектының  Россиядә тәүге тапкыр тормышка ашырылуы әле. Тора-бара Татарстан тәҗрибәсен башка төбәкләр дә күтәреп алыр, мөгаен. Әлеге акция быел уңышлы үтсә һәм тиешле нәтиҗәләргә китерсә, программаны финанслау 2017 елда да дәвам иттереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International