ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы урыннарга чыгып инвалидларның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерә

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

 Әлмәт территориаль органының “Кайнар линия” телефонына I группа инвалид -  С.ханым  пластик тәрәзәләрне урнаштырудагы кимчелекләрне юкка чыгаруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Ханымга артык хәрәкәт ясау үлемгә тиң булуны исәпкә алып, мөрәҗәгатьнең асылын төрле яклап һәм тулысынча карап тикшерү өчен инвалидның өенә барып килү турында карар ителде. Ханымның мөрәҗәгатен карап тикшерү буенча комиссия составына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык департаменты инженеры керде. Шулай ук пластик тәрәзәләр урнаштыру буенча хуҗалык итүче субъект та чакыртып алынды. Нәтиҗәдә кулланучының таләбен канәгатьләндерү өчен һәм аның ризалыгы белән хуҗалык итүче субъект пластик тәрәзәләрнең шундый ук пластик откослары урынына штукатуркадан эшләнгәнен урнаштыру турында карарга килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International