2016 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегеннән Чистай шәһәрендә яшәүче берәүне легаль булмаган хәмер продукциясен саклаган өчен административ җаваплылыкка тарту турындагы мәсьәләне хәл кылу буенча тикшерү материалы алынды.
Продукция, җинаять эше кысаларында эзләү-тентү барышында, закон бозучының гаражында табылган. Нәтиҗәдә һәркайсы 0,5 әр литр сыешлыклы 90 полимер савытта чыгышы мәгълүм булмаган спиртлы сыекча хуҗасыннан алынган.
Продукция хуҗасы әйтүенчә, аны ул, янәсе, 2015 елның декабрендә гаражы яныннан “Газель” машинасы үтеп киткәндә таныш булмаган кешеләрдән үз ихтыяҗы өчен сатып алган.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнеше очрагы буенча административ тикшерү алып барыла.