Җыеннарда авыл хезмәтчәннәре көндәлек тормышта үзләрен бигрәк тә нык борчыган мәсьәләләр буенча фикер алыша. Болар – юллар, су, яктырту проблемалары һ.б. Кәләй авылында яшәүчеләр дә үзләренең җыенында нәкъ менә шушы мәсьәләләрне күтәрде.
Авылда яшәүчеләр бу очрашуны инде күптәннән көтте. Чыннан да, биредә һәм хәзер үк хәл ителәсе мәсьәләләр күп җыелган. Теләкләр бихисап – ничек тә күбрәк юлларны яңарту һәм төзекләндерү, урамнарны яктырту, мәктәпне ремонтлау, икенче балалар бакчасын төзү... Ә инде әлегәчә хәл ителми килгән төп проблема – спорт мәктәбе ишекләренең ябык булуы.
Авыл тормышының уңай яклары да бар, әлбәттә. Узган елда Кәләйдә күп функцияле мәдәният үзәге ачылган. Яңа фольклор коллективлар пәйда булып тора. Аларга балалар җәлеп ителеп, яңа төркемнәр оештырылган. Якын киләчәктә балалар мәйданчыгын төзү күздә тотыла.
Җыенда авыл хуҗалыгы мәсьәләләре дә игътибардан читтә калмады. Алар турында авыл җирлеге башлыгы Анатолий Спиридонов үзенең хисабында бәйнә-бәйнә сөйләде («Альметьевск РТВ» телерадиокомпаниясе материаллары буенча).
Җыенда Кәләй авылында яшәүчеләрдән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керә торган мәсьәләләр буенча сораулар алынмаган.