Узган елда республикабызда суррогат хәмер кулланудан көн саен бер кеше үлгән. Шулай ук безнең районда да ялган спиртлы сыекчалар сату һәм алардан агулану очраклары бар. Быел спиртлы эчемлекләр сатуга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә карата яңа таләпләр кертелде. Узган атнада район советында узган “Түгәрәк өстәл”дә сүз нәкъ менә шул хакта барды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов:
- Легаль булмаган спиртлы эчемлекләрне сатуга каршы нинди генә көрәш җәелдерелмәсен, аңа карап кына мондый эчемлекләр сатучы һәм кулланучылар саны кимеми. Чорыбызның көн кадагына суга торган мәсьәләләреннән берсе бу. Эчкечелекнең аянычлы нәтиҗәләре, сәламәтлеккә коточкыч зыяны турында һаман саен искә төшереп торабыз, бу юнәлештә максатка омтылышлы чаралар күрәбез, әмма “яшел елан”га барыбер берничек тә чик куя алганыбыз юк әле. “Законлы” хәмер сатып алып, сәламәтлегеңә зыян китермичә, “культуралы” гына да эчеп була югыйсә. Юк шул, очсызлыгына кызыгып, спиртлы эчемлекләрне кайда туры килсә, шунда сатып алып, аны куллануның хастаханә сукмагын таптауга гына түгел, үлемгә китерү ихтималын белгән хәлдә дә, мондый хәмер чөмерүчеләр һаман табыла тора. Ә инде “паленка” белән сату итеп, кешеләрне чирләргә һәм үлемгә, ә аларның балаларын - ятимлеккә дучар итүчеләрнең гамәлләре бөтенләй дә башка сыймый.
Районда эчкечелеккә һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешенә каршы көрәш комиссиясе эшләп килә. Даими рәвештә рейдлар үткәрелә. Шәһәрдә дә, район авылларында да суррогат хәмер белән сәүдә итүчеләрнең булуы сер түгел. Инде моннан берничә ел элегрәк, контрафакт продукция җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүчеләрне фаш итү максатыннан, “Халык контроле”нә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге тудырылган иде. Кызганычка, аңа мөрәҗәгать итүчеләр асылда юк диярлек. Шул рәвешле асылда без үзебез үк закон бозучыларга күз йомып, аларга ирек куябыз. Менә, ниһаять, быелның 1 гыйнварыннан, Татарстан Президенты Указы нигезендә, “Халык контроле”нә әнә шундый хәбәр җиткерүчеләр өчен бүләкләү чаралары гамәлгә кертелде. Хәбәр итүченең аноним булып калуы, һичшиксез, гарантияләнә. Азнакайда яшәүчеләрне әлеге мөһим проблемага карата битараф калмаска чакырабыз. Фәкать уртак тырышлык белән генә эчкечелеккә каршы көрәштә җиңүгә ирешеп була.
Район эчке эшләр бүлегенең икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге начальнигы Владислам Исламбратов:
- Узган елда суррогат хәмер сату белән шөгыльләнүче гражданнарга карата 41 административ беркетмә төзелде. Барлыгы 454 литр күләмендә спиртлы сыекча законсыз әйләнештән алынды. Контрафакт продукция асылда безгә Казахстаннан, Төньяк Кавказдан кертелә. Быелның 11 гыйнварында «Спутник» гараж җәмгыяте территориясендә төрле маркадагы 4 мең шешә (2061 литр) спиртлы эчемлекне саклау факты билгеләнеп, әлеге продукция хуҗасына карата җинаять эше кузгатылды. Мондый рейдлар үткәрү дәвам итә. Беркем дә законсыз гамәле өчен тиешле җәзадан котылып кала алмаячак.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Лилия Мортазина:
- Узган елда республикада 1190 кеше хәмердән агуланды. Алар арасында балигъ булмаган үсмерләр дә бар. 356 кеше җан тәслим кылды. Шуны истән чыгармаска кирәк: 50 сумлык әйбәт аракы була алмый! Очсызлы икән, димәк, кайдадыр “идән асты”нда җитештерелгән агу дигән сүз. Узган елда эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән тикшерүләр барышында законсыз продукция белән сәүдә итүче эшмәкәрләргә тап булдык. Аларның барысы да җаваплылыкка тартылды. Азнакайда яшәүчеләрдән мондый фактлар турында 7-05-07 тетлефоны аша хәбәр итүләрен сорыйбыз.
Быел алкогольле продукция сату тәртибенә шактый ук зур үзгәрешләр кертелде. Хәзер һәр шешә исәптә, мәгълүматлар интернет челтәрендә теркәлеп бара, продукция әйләнеше контрольдә тотыла. Районның сәүдә предприятиеләре дә бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы нигезендә эшли хәзер.
Район үзәк хастаханәсенең табиб-наркологы Фәния Рамазанова:
- Суррогат хәмернең сәламәтлеккә зыяны турында барыбыз да белә. Соңгы вакытларда хәмер эчемлекләреннән агулану аркасында үлем-җитем очраклы артуга күз йомып кала алмыйбыз. Суррогат спиртлы эчемлекләр хәмердән агулануга китереп, геморрагик инсульт куркынычын арттыра. Шул ук вакытта бавырга, ашкайнату, сизү органнарына, йөрәк-кан тамырлары, нерв системасына зыян килә. Гомумән, хәмер суррогатлары организмның барлык системаларына тискәре йогынты ясый. Гәрчә соңгы вакытларда хәмердән агулану аркасында хастаханәгә эләгүчеләр саны кимесә дә (2014 елда – 36, узган елда 24 кеше дәваланган), суррогаттан агулану аракасында үлем-китем очраклары торган саен күбрәк теркәлә. Узган елда дистәгә якын үлем-китем очрагының нәкъ менә хәмер суррогатларын куллануга бәйле булуы безне сагайтырга, уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш. Тормыш рәвешебезнең, сәламәтлегебезнең үзебездән торуын онытырга ярамый.