Хәмер базарындагы проблемаларның мөһимлеген исәпкә алып, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яки) әйләнеше” дигән махсус бүлек булдырылды. Аның модераторы итеп Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы билгеләнде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан быелның 1 гыйнварыннан “Халык контроле” системасына этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында дөрес мәгълүмат җиткергән гражданарны матди яктан бүләкләү турында карар кабул ителде. Узган атнада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданнарны матди яктан кызыксындыруга 1 миллион сум бүлеп бирү турында тиешле боерыгы имзаланды.
Матди түләүләрнең күләме түбәндәгечә билгеләнгән:
- җинаять җаваплылыгына тарту белән, расланган закон бозу факты турында мәгълүмат өчен - 3000 сум;
- 100 литрдан артыграк спиртны, алкогольле яки спиртлы продукцияне конфискацияләп административ җаваплылыкка тарту белән, расланган закон бозу факты турында мәгълүмат өчен - 2000 сум;
- 10 нан 100 литрга кадәрге спиртны, алкогольле яки спиртлы продукцияне конфискацияләп административ җаваплылыкка тарту белән, расланган закон бозу факты турында мәгълүмат өчен - 1000 сум.
Алкогольле яки спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында мәгълүматларны урнаштыруның бернинди дә кыенлыгы юк: моның өчен Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинетта теркәлеп, “Халык контроле” бүлекләренең берсендә, фотосурәт белән (фотосурәт – мәҗбүри таләпләрнең берсе), закон бозучы турында мәгълүмат кына урнаштырырга кирәк. Кагыйдә буларак, бу - мөрәҗәгать итүче фикеренчә, закон бозуга юл куелган сәүдә объекты фотосурәте.