2016 елның гыйнвар ахырында кулланучының Арча шәһәре кибетләренең берсендә яраклылык срогы чыккан товарлар сатылуы турындагы хәбәре буенча территориаль орган белгечләре планнан тыш тикшерү үткәрде.
Чара барышында яраклылык срогы чыккан ит һәм кондитер ризыкларының, шулай ук товар турында мәгълүматлары күрсәтелмәгән продукциянең киштәләрдә тузан җыеп ятуы ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча акт төзелеп, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Биектау (Арча) муниципаль районындагы территориаль органына карап тикшерүгә җибәрелде.
Сатучылардан товарлар сатып алганда игътибарлы булуларын һәм кулланучылар хокукларын бозу фактлары турында безгә хәбәр итүләрен тагын бер тапкыр үтенеп сорыйбыз!
Товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү базары аша халыкның көндәлек ихтыяҗлары канәгатьләндерелә, һәм бу процесста сәүдә төп урынны алып тора.
Кулланучы товарны сатып алганда “җитештерүче – арадашчы – сатучы – кулланучы” хәрәкәт чылбыры төгәлләнә. Товар коммерция эшчәнлеге өлкәсеннән төшеп калып, теге яки бу гражданинның милкенә әйләнә. Сәүдә илебез халыкларының көндәлек кирәкле һәм озак кулланылыштагы товарларга ихтыяҗын канәгатьләндерергә тиеш. Бу өлкәдә мөнәсәбәтләрне җайга салу, аеруча кулланучылар хокукларын яклау ягыннан, һичшиксез, бик зур әһәмияткә ия. Чөнки - кулланучы продукция һәм хезмәт күрсәтүләр базарында иң аз якланылган катлау.