«Лениногорские вести» газетасы редакциясенә торак йортта яңа кибет ачуда гамәлдәге законны бозу һәм Азык-төлек товарларын сату кагыйдәләрен санга сукмау турында мөрәҗәгать алынган иде. Комиссия, мөрәҗәгатьтә бәян ителгән фактларны ачыклау йөзеннән, урынга чыкты. Комиссия составына Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге хезмәткәрләре, идарәче компания вәкилләре, шулай ук «Лениногорские вести» газетасының баш мөхәррире керде.
Очрашуда төрле темаларга кагылып үтелде. Ә инде гамәлдәге законның тиешле нормаларын бозмыйча гына торак йортта яңа кибетне эшләтеп җибәрү төп темага әйләнде.