Яңа Чыршылы җирлегендә гражданнарның җыены булды

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

Лениногорск муниципаль районының авыл җирлекләрендә 2015 ел йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар буенча хисап җыелышларын үткәрү дәвам итә.

Җыеннарда Лениногорск муниципаль районы башкарма комитетының җитәкче составы, авыл җирлекләре башлыклары, район хезмәтләре җитәкчеләре һәм халык катнаша. Яңа Чыршылы җирлегендә узган гражданнар җыенында исә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь  инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре  дә катнашты

Җыенда җирлек башлыгы Ш. Җиһаншин 2015 елдагы эш йомгаклары һәм 2016 елга планнар турында хисап тотты. Чарада авыл җирлегендә яшәүче һәрбер кеше үзен кызыксындырган сорау бирү һәм “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары  С.В. Тимаков, шулай ук тиешле хезмәтләр вәкилләре һәм авыл җирлеге башлыгы авызыннан тулы җаваплар ишетү мөмкинлегенә иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International