Айныту чаралары

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

 Узган елда Татарстанда яшәүче 356 кеше суррогат корбанына әйләнгән. Хәмернең сыйфатлысы да файдалы түгел, ә инде ялганы бөтенләй дә кеше организмын җимерүгә китерә. Мондый начар эчемлекне  ничек ясауларын да күз алдына китерүе куркыныч. Хокук саклау органнары һәр ай саен йөзләрчә тонна агулы катнашманы кулларына төшерүләрен дәвам итә. Бу шешәләр артында – бюджетка керми калган миллионнар, ә иң мөһиме – йөзләрчә кеше гомере. Суррогатка каршы көрәшүчеләр дә, полиция үз эшенә җәмәгатьчелекне тарткан кебек үк, гражданнарның тормыштагы актив позициясенә исәп тота. Татарстанда контрафактка карата шикаятьләр буенча сервис эшли башлады. Мондый мәгълүмат өчен түлиячәкләр хәзер. Хәбәрчебез Фирүзә Насыйрова айныту чаралары һәм хәмернең хәтта ки эчмәүчеләрне дә ничек кызыксындыра алуы турында белеште

  Фирүзә Насыйрова, Екатерина Сударева

Андрей инде 15 яшеннән үк хәмер белән әйбәт кенә дуслашып киткән. Сырадан башласа, озакламый каты градуслыларына да чират җиткән. Эшләмәгәнлектән, егетнең сыйфатлы хәмер алырга акчасы юк, шуңа күрә кайда туры килсә, шуннан ала. Реанимациягә дә берничә тапкыр эләккән инде. Кибеттә ике йөз сум торган аракы кулдан йөз тәңкәгә сатыла.

 Легаль булмаган хәмер аркасында республика бюджетына ел саен миллиард сум акча керми кала. Әмма кеше гомерен бу сумма белән генә чагыштырып булмый. Узган елда Татарстанда яшәүче 356 кеше суррогат эчеп үлгән.

Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе  җитәкчесе урынбасары Алмас Имамов

- Үлем-китем күрсәткече  - алдагы елдагы кебек үк диярлек. 356 кеше, 2014 елдагыга караганда дүрт кешегә күбрәк. Бездә көн саен 1 кеше үлә дигән сүз.

2015 елның азагында Красноярскида хәмердән  берьюлы бик күп кешенең агулану очрагы теркәлгән. Ул чагында “паленка” кулланудан берьюлы 11 кеше җан тәслим кылган, 36 сы хастаханәгә озатылган. Хәмер шешәсенә метил спирты эләгүе ачыкланган. Хәтта бик аз  -  өч грамм чамасы күләмендә дә организмны агулый ул, кешеләрне сукырайта. Ә инде 30 грамм һәм аннан да күбрәге турыдан-туры гүргә кертә. Республиканың наркология диспансерында буш урыннар калмаган инде.

“Республика наркология диспансеры” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы урынбасары Степан Криницкий

- Чиста хәмерне күп һәм озак эчәргә була. Ә менә сыйфатсызын 2-3 атна буе чөмереп булмый, чөнки кеше мондый хәмердән агуланып реанимациягә эләгә.

Узган елда республикада дүрт йөз литрдан артыграк күләмдә контрафакт хәмер әйләнештән алынган. 2014 елдагыга караганда берничә тапкырга күбрәк бу. Спиртлы эчемлек сатучылар законны да һаман саен ешрак бозып, каты градуслы эчемлекләрне лицензиясез генә сату ягын каера. Узган елда гына да закон бозуның әнә шундый дүрт мең очрагы теркәлгән.

2015 ел ахырында төшереп алынган күренешләр бу. Махсус операцияләр барышында хуҗаларыннан алынган 30 тонна суррогат Самосырово чүп базында юк ителде. Контрафакт Казахстаннан китерелгән. Легаль булмаган җирле җитештерүчеләребез дә артканнан-арта.

Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко

- Әле бер ел элегрәк кенә тартып алынган легаль булмаган хәмернең күпчелек өлеше Казахстан брендлары рәвешендәге продукция булса, бүген исә күп дигәндә 20 проценты гына Казахстан продукциясенә туры килә. Хәзер 5 литрлы савытлардагы спиртлы сыекча бик күп күләмдә тартып алына.

Россиядә контрафакт өлеше – 65 процент, республикада – утыз. Россиянең хәмер җитештерүчеләре базарны гына түгел, кешеләрнең гомерен дә саклап калу өчен хәмер бәясен арттыруны тәкъдим итә.

 «Татспиртпром» ААҖ генераль директоры Ирек Миңнеәхмәтов

- Хәзерге вакытта хәмерне ваклап сатуның минималь бәясе 185 сум тора. Россиянең кибет киштәләренә күз салсагыз, бер җирдә дә мондый бәядәге хәмерне таба алмаячаксыз. Чөнки бер генә җитештерүче дә бу бәягә “сыешмый”: шешәсе, этикеткасы, тартмасы өчен дә шактый зур чыгымнар китә.

ЕГАИС системасы суррогат юлларын ябуга ярдәм итәргә тиеш. Алкогольле продукция җитештерүне һәм аның әйләнешен контрольдә тотуның бердәм автоматлаштырылган системасы бу. Система инде быел гамәлгә дә кертелде. Күпләп һәм ваклап сату челтәрләрендә тиешенчә җиһазланган касса аппаратлары урнаштырылырга тиеш.

 «Татспиртпром» ААҖ генераль директоры Ирек Миңнеәхмәтов

-  ЕГАИС нәрсә эшли? Менә ике шешә: берсенең акцизы – дөрес, икенчесенеке  - юк. Бу шешәнең легаль булмавы Ерак Көнчыгыштамы, әллә инде Казандамы сатылуына карамастан, барыбер беленәчәк.

Штрих кодлар теркәлеп, базага кертелә. Хәмер фальсификат булганда, күзәтчелек органына сигнал китә. Тик кайбер кибетләр яңа системага күчеп бетмәгән әле. Зур сәүдә оешмаларына 50 мең сумга касса аппараты алып куюның бернинди дә авырлыгы булмаса,  кечкенә киосклар хуҗаларына бераз чыгымланырга туры киләчәк. Системага тоташтырылмаганнарны 200 мең сумга кадәр штраф көтә. Татарстанда яшәүчеләр дә әлеге проблеманы хәл кылуга кушылырлар дип уйлыйбыз. Аларга легаль булмаган хәмер җитештерү һәм сату турында хәбәр иткәннәре өчен акча түлиячәкләр. Бердән өч мең сумга кадәр.

Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко

- Буш вакыт табып, хәбәр итәргә иренмәскә иде. Легаль булмаган хәмер аркасында республикабыз бюджетына ел саен 1 миллиард сум акча керми кала бит.

Матди кызыксындыру чарасын алу өчен “Халык контроле” системасына спиртны законсыз тутыру урыннары яки көмешкә сату урыннары турында язарга кирәк.  Күрсәтелгән урынга белгечләр  шундук тикшерү белән чыгачак. Факт расланган очракта хәбәр итүчегә акча бирәчәкләр. Аның аноним булып калуы гарантияләнә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International