Тагын бер тапкыр... контрафакт турында

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

 Ел башыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына: “Контрафакт хәмерне билгеләү өчен һәм акциз маркаларын тикшерү өчен нинди мәгълүмат ресурслары бар? Хәмернең легаль түгеллеген ничек итеп мөстәкыйль генә билгеләргә була???” дигән сорауларны язмача да, телефон аша да бирүчеләр ешайды.

Бу җәһәттән түбәндәгеләрне аңлатып үтәргә кирәк дип саныйбыз.

“Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 12 статьясы нигезендә, федераль махсус маркаларның һәм акциз маркаларының чынлыгын тикшерү тиешле лицензиягә ия булган сатып алучы оешмалар тарафыннан визуаль рәвештә, шулай ук “Росалкогольрегулирование”нең мәгълүмат ресурсларыннан файдалану нигезендә хәл ителә.

 

Алкогольле продукциянең легальлеген шешәсенең тышкы “кыяфәте” буенча да тикшерергә була – мондый продукция шешәсендә этикеткасы һәм контрэтикеткасы тигез ябыштырып куелган була, бөкесе борылып йөрми, шешәсенә акциз маркасы яки махсус марка ябыштырылган була. Шешә эчендә бер нәрсә дә йөзеп йөрми.

Сатучы легаль төстә җитештерелгән алкогольле продукциягә кулланучы таләбе нгезендә товарны озату документлары: товар-транспорт накладноен, ТТНга белешмә яки таможня декларациясенә белешмә (импорт продукциясе өчен) күрсәтергә тиеш.

«Росалкогольрегулирование”нең мәгълүмат системасы белән https://service.fsrar.ru Шәхси кабинетлар системасы кысаларында эшләргә була. Биредә хәмер продукциясенең легальлеген тикшерергә мөмкин. Әлеге сервис иң беренче чиратта алкогольле продукция сату белән шөгыльләнүче күпләп сатучыларга һәм затларга исәпләнгән. Әмма анда бер генә данә шешәне тикшерү мөмкинлеге дә каралган.

Моның өчен “Росалкогольрегулирование”нең рәсми интернет-порталында (https://service.fsrar.ru) шәхси кабинетта теркәлергә кирәк. Теркәлгәннән соң сайтта сезнең учет язуы “Росалкогольрегулирование” хезмәткәре тарафыннан активлаштырылып, маркаларның чынлыгын тикшерүгә юл ачылачак.

Татарстан Республикасында ТР Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында  (uslugi.tatar.ru) партиянең теркәлү номеры (РНП) буенча алкогольле продукциянең легальлеген тикшерү сервисы булдырылган.

Шулай ук  8(843) 5-114-115 номеры аша операторга шалтыратып, сатудагы алкогольле продукциянең легальлеген тикшерергә ниятләвегез турында хәбәр итә аласыз. Моның өчен операторга шешәдәге теркәлү номерын әйтергә кирәк. Хәмер Татарстанда җитештерелгән очракта партия номеры шешәнең бөкесендә күрсәтелә; республикабыздан читтә җитештерелгән булса – шешәгә ябыштырылган наклейкада (штрихкод өстендә).

Контрафакт хәмер билгеләрен ачыклаган очракта сездән  8(843) 2 78-91-95 телефоны аша (Казан территориаль органы) яки Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең “Кайнар линия” (8(843) 2-78-92-79) телефоны аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International