Хәмерне ваклап сату вакытын, шартларын һәм урыннарын чикләү турында закон нәтиҗәле булып чыккан

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

2 февральдә Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышы булып узды. Аны комитет рәисе Рафис Борһанов үткәрде. Комитет әгъзалары парламентка кертелә торган республика һәм федераль закон проектлары буенча фикер алышты, Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченконың чыгышын тыңлады. Парламент комитеты утырышында тарифлар кую проблемалары һәм халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту проблемалары турында "Газпром трансгаз Казань" генераль директорының җитештерү буенча урынбасары  Евгений Прокопьев чыгыш ясады.

Игорь Марченко үзенең чыгышында, 2015 елда 5 меңнән артыграк сәүдә объектында алкогольле продукцияне сату вакытын чикләүне үтәүгә мониторинг ясалды, шуларның 685 ендә, ягъни җиде сату ноктасының берсендә закон бозулар ачыкланды, дип билгеләп үтте.  Шул ук вакытта закон бозуларның күпчелек очрагы  - 98% ы сыра сатуга туры килә, диде ул. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе әйтүенчә, моның сәбәбе – сыра сатуга лицензия таләп ителми, димәк, лицензияне югалту куркынычы юк.

2014 елда  4 667 сәүдә объектында мониторинг үткәрелеп, шуларның  594 ендә закон бозулар ачыкланган. Моңа бәйле рәвештә 75 сәүдә объектына лицензия бирү һәм яңадан рәсмиләштерү үтенеченнән баш тартылган.

Тулаем алганда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан үткәрелгән мониторинг Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән “Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукциянең ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасы кайбер законнар актларының үз көчен югалтуын тану турында” 6 март, 2015 елгы Законның нәтиҗәле булып чыгуын күрсәткән.  Утырышта кабул ителгән комитет карарында,  Закон үзенең актуальлеген югалтмый, закон үтәлешенә котнрольлек итүчеләр тарафыннан уңай бәягә ия, дип билгеләп үтелде.

Иҗтимагый һәм икътисадый тормышның күп кенә өлкәләренә, шул исәптән алкогольле продукцияне сату өлкәсенә мониторингның 2010 елда кабул ителгән “Татарстан Республикасы законнарына мониторинг турында” республика Законы нигезендә үткәрелеп килүен билгеләп үтик.  
Комитет утырышында шулай ук тариф кую һәм газ җиһазын карау-төзәтү буенча халыкка күрсәтелә торган хезмәтнең сыйфаты проблемалары турында чыгыш тыңланды. "Газпром трансгаз Казань" генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Евгений Прокопьев утырышта катнашучылар игътибарын йорт эчендәге газ җиһазына техник хезмәт күрсәтүгә җәлеп итте. Узган елда Татарстан Республикасында 1 342 000 йортта газ җиһазы (ВДГО) тикшерелгән-төзәтелгән. "Газпром трансгаз Казань" генераль директоры урынбасары әйтүенчә, техник хезмәт күрсәтүче белгечләр тарафыннан ачыклана торган төп проблемалар – төтен һәм җилләткеч каналларының төзексезлеге, яраклылык срогы чыккан җиһазлар куллану һ.б. Евгений Прокопьев шулай ук 2015 елда 30 меңнән артыграк ВДГО алыштырылганлыгын да искәртеп үтте.

Парламент депутаты, “Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте” Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге рәисе  Рифат Ганибаев “Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт үткәрүне оештыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” № 177-5 республика законы проекты белән таныштырды.

Закон проекты нигезендә республика законының беренче өлешенә, мобильлеге аз дәрәҗәдә булган кешеләргә гомуми милеккә мөмкинлекне тәэмин итү өчен, торак йортларның ишекләре төбенә пандуслар  эшләү, шулай ук йорт эчендәге баскычларның ике ягына да култыксалар урнаштыру турында нигезләмәне өстәү тәкъдим ителә.

Яңа йортларны проектлаганда инвалидлар хокукларын яклау турында федераль закон нигезләмәләре инде исәпкә дә алынып, яңа объектлар махсус таләпләрдән чыгып төзелсә, хәзер иске йортларга да капиталь төзекләндерү вакытында  пандуслар һәм култыксалар урнаштырырга тиеш булачаклар.

Комитет Дәүләт Советына закон проектын барлык өч укылышта хупларга тәкъдим итте. Утырышта шулай ук РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына кертелә торган федераль законнар проектлары буенча да фикер алышу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International