Хәзерге вакытта сатучы-консультант һөнәре хезмәт базарында ихтыяҗ иң зур булган вакансияләрдән берсе булып тора. Хезмәткәр, бу вазыйфа таләпләренә тулысынча туры килү өчен, иң элек сатучының төп хокукларын һәм бурычларын белергә, билгеле бер өлкәдә әйбәт белемгә һәм шәхси сыйфатларга ия булырга тиеш.
Сатучыларның һәм кулланучыларның хокуклары, бурычлары “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законда ачык итеп язылган, һәм ике як та аларны төгәл итеп үтәргә тиеш. Сатучының тәкъдим ителә торган товарның үзенчәлекләре һәм сыйфаты турында кулланучыга дөресен генә сөйләве, ә сатучының, үз чиратында, товардан файдалануның барлык инструкцияләрен һәм кагыйдәләрен үтәве кирәк.
Үзара ихтирам хисе, мәгълүматлар һәм гамәлләрнең дөреслеге сатучы белән кулланучы арасында низагтан котылуга ярдәм итә.
Гражданнарның ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына мөрәҗәгать итүләренең төп сәбәбе (кабул итеп алынган барлык мөрәҗәгатьләрнең 71% ы) – сәүдә хезмәте күрсәтүгә: кулланучыларның товарда кимчелекләрне ачыклавына (“Кулланучылар хокукларын яклау турында” ФЗ 4, 18-24 ст.), санга сугылмаган хокукларын торгызу яки яклау теләгенә бәйле мәсьәләләр.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, сатучылар ягыннан ялгышлыкларны киметү һәм юкка чыгару максатында, хуҗалык итүче субъектлар хезмәткәрләре өчен семинарлар үткәрә. Әйтик, 2016 елның 2 февралендә «Пятерочка» сәүдә челтәре сатучылары өчен семинар уздырылды.
Тулаем алганда шуны билгеләп үтәргә мөмкин: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында консультацияләр бирелеп, хуҗалык итүче субъектлар исеменә дәгъвалар төзүгә ярдәм ителгәннән соң кулланучылар мөрәҗәгатьләренең 90% ы судка кадәр тәртиптә уңай хәл ителде. Эшмәкәрләр һәм аларның хезмәткәрләре белән гамәлдәге закон нормаларын аңлату буенча үткәрелеп килә торган һәм алга таба да дәвам иттереләчәк профилактика эше уңай нәтиҗәләр бирә, дигән сүз бу.
Кулланучылар хокукларын яклау буенча нәтиҗәле эшне оештыру һәм аны алга таба да камилләштерү гражданнарыбызда кулланучы күнекмәләрен булдыру, халыкның социаль якланылышын көчәйтү, хокукларын бозу очракларының кимүенә бәйле матди чыгымнарын азайту, тормыш сыйфатын яхшырту мөмкинлеге бирәчәк.