2016 елның 28 гыйнварында, халыкның хокукый аңын үстерү, куллану базарында хокук бозуларны киметү максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм әйдәп баручы белгеч-эксперт Э.Р.Кәримова Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Шәтке һәм Әбде авылларында халыкны күчмә кабул итүләр үткәрде. Чарада авыл халкы, авыл җирлекләре башлыклары һәм хезмәткәрләре, хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре катнашты.
Кабул итүдә сыйфатлы товарлар сатып алган очракларда кулланучыларның хокуклары; кулланучының теге яки бу таләпләрен канәгатьләндерү сроклары; сыйфатлы товарны алыштыру очрагында кулланучының хокуклары каралды, шулай ук яраклылык срогы чыккан алкогольле продукция һәм товарлар сатуга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышу булды. Гражданнарны кабул итү барышында кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы 5 мөрәҗәгать алынды. Гражданнарга РФ законнары, шул исәптән “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законы, РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, шулай ук кулланучылар хокукларын судка кадәр һәм судта яклау тәртибе аңлатылды.
Чарадан соң барча халыкка “Кулланучы өчен белешмәлек” буклетлары һәм «Пульс» газетасы таратылды.