Тикшерү йомгаклары буенча

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

2016 елның 3 февралендә, кулланучы гаризасы нигезендә үткәрелгән планнан тыш тикшерү йомгаклары буенча, Татарстан Республикасы  Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре «Стройпродсервис» ҖЧҖ сәүдә объекты хезмәткәрләре өчен укыту-өйрәтү характерындагы семинар үткәрде.

Семинар барышында куллану базары эшчәнлеген җайга салучы гамәлдәге законны үтәү мәсьәләләре каралды. Шулай ук Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, шулай ук хуҗалык итүче субъектларны тикшерүне җайга салучы законнар буенча фикер алышу булды.

Моннан тыш сатудагы товарларның яраклылык срокларына һәм аларны саклау шартларының үтәлешенә контрольлекне көчәйтү, кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасы, кулланучыларга кирәкле мәгълүматлар күрсәтү, сәүдә залында товаларны урнаштыру, сатучылар белән дөрес итеп исәп-хисап ясау мәсьәләләренә кагылып үтелде. Сатып алучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе, сатуга куела торган товарларга бәя белешмәлекләрен эшләү һәм урнаштыру кагыйдәләре, таләп иткәндә, кулланучыларга шундук фикерләр һәм тәкъдимнәр кенәгәсен бирү зарурилыгы аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International