28-29 гыйнварда Арча шәһәрендә гражданнар җыеннары үткәрелде.
Аларда Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов катнашты. Гражданнар җыенына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы да килде.
Илшат Габделфәрт улы җыенга килгән кешеләрнең барлык сорауларына тәфсилле җаваплар бирде. Ә инде карап тикшерүне таләп иткән сорауларга соңрак җавап бирергә вәгъдә итте. Сораулар асылда социаль өлкәгә, юллар сыйфатына кагылышлы иде. Кайберәүләр шәхси йортларын төзекләндерүдә ярдәм итүне сорады. Аларга район бюджетында мондый максатларга акча каралмавы аңлатылды. Шуда да карамастан, район хакимиятенең аеруча мохтаҗларга иганәчеләр табуда ярдәм итәргә тырышачагы әйтелде.
Җыенда Арча районы халкы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керә торган мәсьәләләрне, аерым алганда, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законга кагылышлы мәсьәләләрне күтәрмәде.