Быел гражданнар җыеннарының соңгысы Олы Кайбыч авылында үтте. Җыен эшендә Федераль дәүләт статистика хезмәтенең ТР буенча территориаль органы җитәкчесе В.П. Кандилов, Кайбыч муниципаль районы хакимияте башлыгы А.И. Рәхмәтуллин, район башкарма комитетының җитәкче составы катнашты.
Җыенда Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе хисап тотты. Районның аерым хезмәтләре җитәкчеләре дә үзләренең эшчәнлеге юнәлешләре буенча чыгыш ясады.
Авыл халкы сорауларын язмача да, телдән дә җиткерде. Күп кенә сорауларга җаваплар инде җыен барышында ук бирелде. Кайбер очракларда авылда яшәүчеләр үзләре үк килеп туган проблемаларны хәл кылу юлларын тәкъдим итте. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Зеленодол территориаль органы хезмәткәренең дә җыенда катнашуын, анда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче мәсьәләләрнең күтәрелмәвен әйтеп үтик.