Закон бозуларны кисәтү эшен оештыру

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында куллану базарында закон бозуларны кисәтү эше билгеле бер профилактика чаралары җыелмасыннан гыйбарәт. Болар:

- кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чараларны сыйфатлы итеп уздыру шартларын тудыру;

- халыкка кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация ярдәмен күрсәтү, товарларның аерым төрләрен сату, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрен үтәү, шулай ук кулланучыларның аң-белемнәрен үстерү;

- мәктәп укучыларын һәм студентларны кулланучылар хокукларын яклау нигезләренә өйрәтү. Моннан тыш балаларга Россиядә яшәүче теләсә кайсы гражданинның, үсеп җиткәч, эшмәкәр булып киткән очракта фәкать закон сүзенә колак салып кына кулланучы белән цивилизацияле мөнәсәбәтләр кора алуын төшендерү;

  - халыкны кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлар һәм ресурслар белән тәэмин итү;

- халыкка мәгълүматлы булу мөмкинлекләрен киңәйтү;

- башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә гражданнарның кулланучы буларак хокукларын яклау өлкәсендә уртак чаралар үткәрү;

- куллану культурасын формалаштыру, шул исәптән күчмә кабул итүләр барышында.

Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре халыкка гражданнарның куллану хокуклары турында һәм куллану базарының аерым өлкәләрендә куллану законнарын тормышта куллану мәсьәләләре буенча  мәгълүматлар ирештерү өчен системалы төстә консультация өстәлләре, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә статистик күзәтүләр үткәрә. Әйтик, 2016 елның 4 февралендә территориаль орган хезмәткәрләре «Новоселье» күчемсез милек агентлыгында консультация өстәле уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International