2016 елның 5 февралендә Байлангар урта мәктәбендә җирле үзидарә органнарының 2015 елдагы эш йомгаклары буенча фикер алышуга багышланган җыен узды. Авыл халкы алдында авыл җирлеге башлыгы Илфат Миңнегалиев, Байлангар урта мәктәбе директоры Хәтмулла Вакказов, участок полиция инспекторы Әмир Җиһаншин, эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Рашат Гарифуллин, Кукмара районы башкарма комитетының территорияне үстерү бүлеге начальнигы Талия Насыйбуллина, «Кукмара» агрофирмасы директоры Рөстәм Мөбарәкшин чыгыш ясады. Район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин узган елда районда башкарылган эшләр белән таныштырып, киләчәккә бурычлар билгеләде. Җыенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре дә катнашты. Очрашу ахырында авыл халкы үзләрен борчыган проблемаларны күтәрде. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча сораулар бирүче булмады. Җыенга килгән барча халыкка кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмати буклетлар өләшенде.