2016 елның 5 февралендә Чирмешән муниципаль районы башкарма кимтеты утырышы булып узды. Утырышта район хакимияте башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, башкарма комитет бүлекләре начальниклары, кайбер оешмалар җитәкчеләре, районның энергияне сак тоту комиссиясе, алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссия әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Чарада районның сәүдә нокталарында алкогольле продукция сатуның барышы һәм 2015 ел йомгаклары буенча спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты чыгыш ясады.