Легаль булмаган хәмер хуҗасыннан алынды

2016 елның 7 феврале, якшәмбе

4 февраль көнне шәһәрнең сәүдә нокталарыннан берсендә прокуратура, полиция, Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре тарафыннан алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше буенча үткәрелгән рейд барышында товарны озату документларыннан башка гына 15 данә хәмер продукциясе хуҗасыннан алынды.

Сәүдә ноктасы җитәкчесе, алкогольле продукцияне ваклап сатуга лиензиясе булмаса да,  мөстәкыйль рәвештә «N» Сәүдә йортыннан алкогольле продукция сатып алып, кулланучыларга шуны сатып яткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International