Бер-бер артлы закон бозу очраклары

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

 2016 елның 5 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре, сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату буенча кварталлык декаларцияләр тапшырмаган өчен боерыклар тапшыру максатыннан чыгып, Тукай районы сәүдә объектларына барып килде.

Берочтан «Наша Поляна» кибетендә тиешле лицензиядән башка гына хәмер продукциясенең сатуга чыгарылу факты да билгеләнде. Шулай итеп, 16,6 литр күләмендә алкогольле продукцияне әйләнештән алырга туры килде. Хосусый эшмәкәр РФ КоАП 14.1 статьясының 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзүгә чакырылды.

2016 елның 1–7 февраль көннәрендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә түбәндәгеләр ачыкланды:

  • лицензиясез эшчәнлекнең 3 очрагы;

  • аптека челтәре аша гына сатылырга тиешле спиртлы продукция сатуның 2 очрагы;

  • өйдә җитештерелгән спиртлы продукция сатуның 1 очрагы;

  • сыра продукциясен тиешсез вакытта сатуның 3 очрагы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International