Лекцияләр үткәрдек

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы Лениногорск районының “Солтан”, Азнакай районының “Сим-Сим” кибетләре сатучылары һәм Әлмәт районының “Сәүдә йорты” ҖЧҖ базарында хосусый эшмәкәрләр өчен түбәндәге законнар таләпләрен аңлату буенча укыту-өйрәтү характерындагы лекцияләр үткәрде:

- РФ Хөкүмәтенең  №55 карары белән расланган “Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре”;

- “Кулланучылар хокукларын яклау турында” №2300-1 РФ Законы;

 - “Дәүләт контрольлеген (күзәтчелек) һәм муниципаль контрольлекне хәл иткәндә юридик затларның һәм хосусый эшмәкәрләрнең хокукларын саклау турында” 26 декабрь, 2008 ел, N 294-ФЗ Федераль закон (юридик затларга һәм хосусый эшмәкәрләргә карата планлы һәм планнан тыш тикшерүләр оештыру һәм үткәрү ягыннан).

Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре лекция азагында, мәгълүматларны яхшырак үзләштерсеннәр өчен, чарада катнашкан барча кешегә эшмәкәрлек эшчәнлеген алып барганда үтәлергә тиешле югарыда телгә алып үтелгән норматив-хокукый актларның таләпләре турында мәгълүматлар урын алган методик рекомендацияләр өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International