Узган елда Татарстанда яшәүче һәрбер кеше уртача алганда 10,5 кило балык ашаган

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

Узган елда Татарстанда яшәүче һәрбер кеше уртача алганда 10,5 кило балык ашаган. Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә үткәрелгән балык консервларын дегустацияләүдә мәгълүм булды, дип хәбәр итә «Татap-информ». Белгечләр әйтүенчә, Татарстанда яшәүчеләрнең балыкны азрак ашый башлаулары әлеге продукциянең кыйммәтләнүенә бәйле. Моннан тыш балык запасларының кимүе дә тискәре йогынты ясамый калмаган. Гәрчә Идел һәм Чулман елгалары ярлары буенда яшәсәк тә. Әйдәп баручы сәүдә предприятиеләреннән берсенең, сәүдә челтәрләренә кагылышлы бер мәсьәлә хәл ителмәгәнлектән,  Татарстан Республикасына үзенең продукциясен җибәрә алмавы  исә балык куллануга бәйле проблеманы бөтенләй дә көчәйткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International