Түбән Камада суд суррогат хәмер саткан өчен 42 яшьлек бер ир-атка карата хөкем карары чыгарды

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Ришат Хәкимов 2015 елның апрель-май айларында Түбән Камада яшәүче ике кешегә элита хәмере рәвешендә 7 шешә фальсификат саткан, дип хәбәр итә Түбән Кама прокуратурасы.

14 май көнне полиция хезмәткәрләре “паленка” сатучыны тоткарлаган. Алар Хәкимов йортына тентү үткәреп, танылган сәүдә маркалары белән 36 шешә ялган хәмер продукциясенә тап булган.

Экспертлар бәяләмәсе буенча тартып алынган барлык продукция кешенең тормышы һәм сәламәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирми.

Суд утырышында прокуратура Хәкимовка 2 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләүне сораган.

Суд Түбән Камада яшәүче әлеге ир-атны, катгый режимдагы төзәтү колониясенә җибәреп, 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International