ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре ТР Кукмара муниципаль районының Кукмара шәһәр тибындагы бистәсе 3 нче урта мәктәбе укучыларына “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы мәсьәләләренең асылына төшенергә ярдәм итте.
Укыту-өйрәтү характерындагы әлеге чара 2016 елның 10 февралендә 10-11 сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Чара барышында укучылар аңлы кулланучы булырга, кулланучы хокукларын якларга өйрәнде. Аларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законында билгеләнгән кулланучыларның төп хокуклары аңлатылды. Чарада катнашкан егет-кызлар лекцияне бик зур канәгатьлек хисе белән тыңлаганнан соң үзләрен кызыксындырган сораулар бирде.
Шулай итеп, укучылар без әйтергә теләгән төп фикерне: үз хокуларыңны белү, аларны тормышта куллана белү низаглы хәлләрдән тиз генә чыгу, гомумән, аларны булдырмый калу, актив гражданлык позициясенә ия булу, принципиаль булу, куллану базарында үзеңне һәм башкаларны ихтирам итү мөмкинлеге бирә, дигән фикерне үзләштерде дип уйлыйбыз.
Чарада катнашучы барча укучыларга кулланучылар өчен белешмәлекләр һәм алга таба мөрәҗәгать итү өчен телефон номерлары өләшенде.