Алабуга муниципаль районының “Доверие” Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә ял итәргә килүчеләрнең беренче көнне мәгълүматларга бик бай булды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре яңа килгән пенсионерлар өчен “Түгәрәк өстәл” рәвешендә чара үткәрде.
Очрашу актлар залында узды. Чарада катнашучыларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының, РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең төп нигезләмәләре аңлатылды.
Үзәктә ял итүче пенсионерларны куллану базарының төрле өлкәләренә кагылышлы мәсьәләләр кызыксындырды. Әйтик, яраклылык срогы чыккан товар сатып алган очракта нишләргә, сыйфатсыз товар сатып алырга туры килгәндә кулланучы нинди хокукларга ия, азык-төлек булмаган сыйфатлы нинди товарларны кире кайтарып һәм шундый ук башкасына алыштырып булмый, сатып алынган товарда кимчелекләр ачыкланганда сатучыга дәгъваны ничек язарга һәм сатучы дәгъваны кабул итүдән баш тартканда нишләргә, дигән сораулар бирелде.
Очрашу җылы әңгәмә рәвешендә узды.
Чарада катнашучылар мәгълүматларга бай чара уздырган өчен хезмәткәрләребезгә бик зур рәхмәт сүзләре ирештерде.