Әлмәт сатучылары “фанфурик”лар белән сәүдә итә, балаларга спиртлы эчемлекләр сата

2016 елның 12 феврале, җомга

Гыйнвар аенда Әлмәттә хәмергә каршы законнарны бозуның 13 очрагы ачыкланды. Шулардан – алкогольле продукцияне балигъ булмаганнарга сатуның 2 очрагы, сәгать 10га кадәр һәм 22.00 сәгатьтән соң хәмер сатуның 8 очрагы. Үсмерләргә спирлы эчемлек сатып җибәргән сатучының икесе дә 30 меңнән 40 мең сумга кадәр штрафка тартылды. Моннан тыш көмешкә кууның, тиешле документлардан башка гына спиртлы продукция ташуның, лицензиядән башка гына алкогольле продукцияне законсыз сатуның һәм ике төрле максаттагы продукция (фанфуриклар) законсыз сатуның берәр очрагы билгеләнде. Түбән Мактамада Достоевский урамында урнашкан “Продукты” кибетендә «Березовые почки» косметика лосьоны белән сәүдә итү мәгълүм булды. Кибетне тикшерү барышында составында этил спирты микъдары 75 процент булган 96 савыт «Березовые почки» косметика лосьоны, составында этил спирты микъдары 95 процент булган 480 савыт  «Свежесть» косметика  лосьоны һәм составында этил спирты микъдары 100  процент булган 60 савыт   «Боярышник» лосьоны табылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International