“Халык контроле” суррогат хәмергә шикаятьләр кабул итә

2016 елның 12 феврале, җомга

Суррогат казнага да “суга”. Шуның аркасында ел саен Татарстан бюджеты гына кимендә миллиард сум акча югалта. Шуңа күрә контрольлек чаралары үткәрүгә нигез сыйфатында мөһим мәгълүмат булып “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгатьләр тора. Әмма зур шәһәрләрдә яшәүчеләр порталны инде күптән үз итеп өлгерсәләр, районнарда аның турында белүчеләр бик аз әле.

 Порталга алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактларын урнаштыруның бернинди дә кыенлыгы юк: Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында  (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинетта теркәләсе дә шуннан соң соң “Халык контроле” бүлекчәләренең берсендә, закон сүзенә төкереп караган сәүдә объектының фотосурәте белән,  закон бозу турында мәгълүматны урнаштырасы гына.

 Иң яхшысы - мөрәҗәгать белән фото яки видео тасманы кушып бирү. Фото яки видео булмаса, шикаятьнең үзе генә дә, тәфсилләп өйрәнелгәннән соң, тикшерүгә нигез булып хезмәт итәргә мөмкин.  Гадәттә мөрәҗәгатьне карап тикшерүгә 10 көн китә. “Халык контроле”ндәге әлеге бүлекчәнең ябык булып торуын да билгеләп үтәргә кирәк. Ягъни шикаятьне, мөрәҗәгать итүчедән тыш, модератор – Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы гына “күрә” ала дигән сүз. Ведомство бу бүлекчә өчен җаваплы итеп билгеләнгән.

Шулай итеп, әлеге категорияне гамәлгә кертү республика территориясендә акогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз кертү, җитештерү һәм саклау мәсьәләләре буенча гражданнардан мөрәҗәгатьләр кабул итү мөмкинлеге ачты. Шулай ук  составында этил спирты булган продукцияне сату максатында өй шартларында җитештереп сатуның законсыз каналларын ачыклау мөмкинлеге дә барлыкка килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International