Мобиль төркемнең эш йомгаклары

2016 елның 12 феврале, җомга

2016 елның 10 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге хезмәткәрләре Аксубай районында мобиль төркем составында эшләде. Шулай итеп, Яңа Аксубай, Карасу һәм Яңа Кәрәмәт авылы җирлекләренең торак пунктларында тикшерүләр үткәрелде. Бер үк вакытта эш төркеме сәүдә объектларының алкогольле продукцияне сату вакытын чикләүне ни дәрәҗәдә үтәүләренә мониторинг та ясады.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк: мобиль төркем алкогольле продукцияне легаль булмаган төстә сатуның, “ике төрле максаттагы” спиртлы сыекча белән сәүдә итүнең, шулай ук алкогольле продукция, шул исәптән сыра сату вакытын санга сукмауның бер генә очрагын да ачыкламады. Шулай да Карасу авылында стационар булмаган сәүдә объектында сыра сату факты билгеле булды. Гамәлдәге законга төкереп караганы өчен хосусый эшмәкәргә, РФ КоАП   14.16 статьясындагы 3 өлеше буенча административ беркетмә төзергә килү өчен, белдерү кәгазе тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International