Кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куярга ярамый

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

 Һәрбер җитештерүче, товар җибәрүче һәм сатучы үзенең матди хәлен генә түгел, җәмгыятьнең иминлеге һәм сәламәтлеген дә кайгыртырга тиеш.

2016 елда Әлмәт территориаль органына саклау срогы чыккан товарларны һәм тиешле мәгълүматлары күрсәтелмәгән товарларны сату мәсьәләсе буенча 9 мөрәҗәгать алынды.  Үткәрелгән контрольлек чаралары нәтиҗәләре буенча сатып алучыларның мөрәҗәгатьләрендә чагылдырылган фактлар (барлыгы 21,000 сумлык яраксыз товар буенча) расланды. Мәсәлән, гыйнвар аенда:

- Әлмәт районында - “Лилия” кибетендә, Әлмәт ш.;

- Азнакай районында  - «Дарьюшка» кибетендә,  Азнакай ш.;

- Баулы районында -  “Светофор” кибетендә, Баулы ш.;

- Бөгелмә районында  - «Продукты» кибетендә, Бөгелмә ш.;

- Лениногорск районында - “Улыбка” кибетендә, Подлесный б.;

- Ютазы районында - «Нур-Луч» кибетендә, Урыссу ш.т.б.

Сатучыларны “тәрбияләү” ысулларыннан берсе – аларны укыту-өйрәтү. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау буенча гамәлдәге нормаларны аңлату максатында укыту-өйрәтү характерындагы лекцияләрне даими рәвештә үткәреп килә. Мондый лекцияләр сорау-җаваплар рәвешендә, товар үрнәкләрен күрсәтеп, товар этикеткаларын, маркировкаларын һәм товарда күрсәтелгән башка мәгълүматларны тәфсилләп өйрәнү нигезендә уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International