Бөгелмәдә яшәүчеләр нәрсәләрне сатып алырга ЯРАМАВЫН белергә тиеш

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

2016 елның 9 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә балык консервлары һәм пресервларына кулланучылар дегустациясе булды.

Кулланучылар дегустациясе өчен Татарстан Республикасы предприятиеләрендә җитештерелгән, шулай ук башка төбәкләрдән кертелгән төрле предприятиеләрнең 61 атамадагы балык консервлары һәм пресервлары сатып алынды.  Шул ук вакытта республикабызның куллану базарында киң тәкъдим ителгән балык консервлары һәм пресервлары үрнәкләренә өстенлек бирелде. Дегустациягә чыгарылган барлык консервлары һәм пресервлары үрнәкләре Казан шәһәренең сәүдә челтәреннән сатып алынды. Барлык үрнәкләргә дә “Татарстан Стандартлаштыру һәм метрология үзәге” ФБУ лабораториясендә лаборатория тикшеренүләре үткәрелде.

Дегустация максаты – сатып алынган балык консервлары һәм пресервлар сыйфатын бәяләү, сәламәтлек өчен зыянлы булу-булмавын билгеләү, шулар арасыннан иң яхшы үрнәкләрне ачыклау, дегустация нәтиҗәле турында кулланучыларга җиткерү; шулай ук бу өлкәдәге хәлләрне яхшырту буенча җитештерүчеләр,  сатучыларның уртак тырышлыгын берләштереп, халыкны сыйфатлы һәм сәламәтлеккә зыян китерми торган продукция белән тәэмин итүдәге проблемаларны билгеләү.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча 17 продукция үрнәге, сыйфаты һәм сәламәтлек өчен куркынычсызлыгы ягыннан тиешле таләпләргә туры килмәве сәбәпле, дегустациягә кертелмәде. Болар:

* 1) «Компания «Консервы» ҖЧҖ (Владимир өлкәсе, Камешково ш., Свердлов ур., 53) җитештергән "Беринг" сәүдә маркасы белән салакадан майдагы 1 сортлы шпротлар, җитештерү датасы:  10.07.2015, нетто авырлыгы: 190г. Кимчелекләре: үрнәк физик-химик күрсәткечләре буенча   ЕСТ №299 таләпләренә туры килми: майда утырма өлеше 20,0% (норма буенча -   11,0%тан артмаска тиеш), балык өлеше - 60,0% (норма буенча – ким дигәндә 70,0%) тәшкил итә;

* 2) “Охотское” ҖЧҖ җитештергән (Сахалин өлкәсе,  Южно-Сахалинск ш., Ленин ур.,480-А) "Беринг" сәүдә маркасы белән табигый горбуша, җитештерү датасы: 15.08.2015, нетто авырлыгы: 245г. Кимчелекләре: үрнәк ЕСТ №299 таләпләренә туры килми: споралар хасил итүче термофиль анаэроб, аэроб һәм факультатив-анаэроб микроорганизмнар табылган. Органолептик күрсәткечләре: әлеге төрдәге табигый консервларга хас булмаган тәмсез тәм һәм ис;

* 3) "Агма Роял Гринланд" ҖЧҖ (Мәскәү өллкәсе, Истра районы,  Павлово-Слободское авыл җирлеге, Лешково авылы, 210 й.) җитештергән “Бухта изобилия” сәүдә маркасы белән майда сельдь филе кисәкчекләре, җитештерү датасы: 15.10.2015, нетто авырлыгы: 200 г. Кимчелекләре: үрнәк  ЕСТ №299, ТР ТС 029/2012 таләпләренә туры килми: консервантларның тиешледән артыграк күләмдә булуы ачыкланган: натрий бензоаты бер килограмм продуктка  2,3 г (норма буенча – күп дигәндә 2,0 г/кг) тәшкил итә;

* 4) "Балтийский берег" ЯАҖ (Санкт-Петербург ш., Минеральная ур., 29, корп.2) җитештергән "Балтийский берег" сәүдә маркасы белән төтен исе сеңдерелгән, Атлантика сельдының  майдагы филе кисәкчекләре, җитештерү датасы:  07.09.2015 ел, нетто авырлыгы: 180г. Кимчелекләре: үрнәк микробиологик күрсәткечләре буенча ЕСТ №299 таләпләренә туры килми:  КМАФАнМ 5,9*10⁵ КОЕ/г тәшкил итә (норма буенча -  күп дигәндә 2*10⁵ КОЕ/г);

* 5) «Бәхетле-1» ҖЧҖ (Казан ш., Ак. Губкин ур, 1 й.) җитештергән майда сельдь филесы кисәкчекләре, җитештерү датасы: 07.11.2015,  нетто авырлыгы: 180г. Кимчелекләре: үрнәк микробиологик күрсәткечләре буенча ЕСТ №299 таләпләренә туры килми: КМАФАнМ  9,4*10⁵ КОЕ/г тәшкил итә (норма буенча -  күп дигәндә 2*10⁵ КОЕ/г); чүпрә микъдары  -300 КОЕ/г күләменнән күбрәк (норма буенча – күп дигәндә 100 КОЕ/г);

* 6) “Балт-ОСТ” ҖЧҖ (Рязань ш.,  Высоковольтная ур., 40 й.) "Морская держава" сәүдә маркасы белән салакадан майдагы шпротлар, җитештерү датасы: 14.05.2015 ел,  нетто авырлыгы: 160 г. Кимчелекләре: үрнәк физик-химик күрсәткечләре буенча тиешле таләпләргә туры килми: балыкның масса өлеше 110,1г тәшкил итә (этикеткасында  - кимендә  112,0 г дип күрсәтелгән);

* 7) “Гамма–А” ҖЧҖ (Латвия) җитештергән "Рижское золото" майдагы шпротлар, җитештерү датасы: 25.11.2014 ел, нетто авырлыгы: 190 г. Кимчелекләре: үрнәк физик-химик күрсәткечләре буенча тиешле таләпләргә туры килми: балыкның масса өлеше 129,9г тәшкил итә (этикеткасында – ким дигәндә 133,0 г, дип язылган).  
«Татарстан стандартлаштыру һәм метрология үзәге” ФБУның 26.10.2015 ел, №1792 сынаулар беркетмәсе:
* 8) LSEZ SIA "Kolumbija LTD" (Латвия) җитештергән "Либава" сәүдә маркасы белән чили кушылган майдагы шпротлар, җитештерү датасы: 05.10.2015 ел,  нетто авырлыгы: 180г. Кимчелекләре: үрнәк физик-химик күрсәткечләре буенча тиешле таләпләргә туры килми: балыкның масса өлеше 123,3г тәшкил итә (этикеткасында – ким дигәндә 126,0 г, дип язылган);

* 9) балык пресервлары. "Смоленская коллекция" ҖЧҖ (Россия, Смоленск ш., Индустриальная ур.,2) җитештергән "Смоленская коллекция" сәүдә маркасы белән тәмләткечләр салып тозланган сельдь, җитештерү датасы: 14.10.2015 ел, нетто авырлыгы: 700г. Кимчелекләре: үрнәк микробиологик күрсәткечләре буенча ЕСТ №299 таләпләренә туры килми: чүпрә күләме -  300 КОЕ/г (норма буенча – күп дигәндә 100 КОЕ/г); 
* 10) балык пресервлары.  ПФ "Юлдаш" ҖЧҖ (Казан ш., Чуйков ур., 35а й.) җитештергән "Рыбка моя" Цыганская сәүдә маркасы белән майдагы филе сельды, җитештерү датасы: 14.10.2015 ел,  нетто авырлыгы: 180г.  Кимчелекләре: үрнәк микробиологик күрсәткечләре буенча ЕСТ №299 таләпләренә туры килми: КМАФАнМ (мезофиль аэроб һәм факультатив-анаэроб микроорганизмнар) күләме 6,8*10⁵ КОЕ/г тәшкил итә (норма буенча – күп дигәндә 2*10⁵ КОЕ/г);   
* 11) балык пресервлары. ПФ "Юлдаш" ҖЧҖ (Казан ш., Чуйков ур., 35а й) "Рыбка моя" сәүдә маркасы белән тәмләткечләр салып тозланган килька, җитештерү датасы: 01.09.2015 ел, нетто авырлыгы: 500г. Кимчелекләре: үрнәк физик-химик күрсәткечләре буенча ЕСТ №299, ТР ТС 029/2012, ГОСТ 3945-78 таләпләренә туры килми: балыкның масса өлеше нетто авырлыга караганда %ларда 70% тәшкил итә (норма буенча – ким дигәндә 75%), тозлыгының масса өлеше 30% (норма буенча – күп дигәндә 25%);консервант – натрий бензоаты микъдары 0,25 % тәшкил итә (норма буенча – күп дигәндә 0,15%);   
* 12) балык пресервлары. "Три кита" ҖЧҖ (Казан ш., Магистральная ур., 4) җитештергән "Три кита" сәүдә маркасы белән укроп соусындагы Атлантика сельды филе кисәкчекләре, җитештерү датасы: 10.11.2015 ел, нетто авырлыгы: 380 г. Кимчелекләре: үрнәк микробиологик күрсәткечләре буенча  ЕСТ №299  таләпләренә туры килми: КМАФАнМ күләме 5,3*10⁵ КОЕ/г тәшкил итә (норма буенча – күп дигәндә 2*10⁵ КОЕ/г). Кимчелекләре: үрнәк микробиологик күрсәткечләре буенча тиешле таләпләргә туры килми: эчәк таякчыклары төркеменнән бактерияләр (БГКП) барлыгы ачыкланган; чүпрә микъдары тиешледән күбрәк - 300 КОЕ/г дан артыграк (норма буенча – күп дигәндә 100 КОЕ/г);   
* 13) балык пресервлары. Майда сельдь һәм скумбрия ассортиеның филе кисәкчекләре. "Вкусное море" ҖЧҖ ((Владимир өлкәсе, Ковров ш., Клязьменская ур., 2 й.), җитештергән "Вкусное море" сәүдә маркасы белән, җитештерү датасы: 27.10.2015 ел, нетто авырлыгы: 230г. Кимчелекләре: үрнәк микробиологик күрсәткечләре буенча ЕСТ №299 таләпләренә туры килми:   КМАФАнМ микъдары 1*10⁶ КОЕ/г тәшкил итә (норма буенча – күп дигәндә 2*10⁵ КОЕ/г), эчәк таякчыклары төркеменнән бактерияләр барлыгы ачыкланган; чүпрә микъдары  - 300 КОЕ/г дан күбрәк (норма буенча – күп дигәндә 100 КОЕ/г).

* 14) балык пресервлары. ПКП «Меридиан» ААҖ ( (Россия, 125599,  Мәскәү ш.) җитештергән «Меридиан» сәүдә маркасы белән майда сельдь филесы, нетто авырлыгы: 200 г; җитештерү датасы: 22.11.2015. Кимчелекләре:    микробиологик күрсәткечләре буенча тиешле таләпләргә туры килми. КМАФАнМ (мезофиль аэроб һәм факультатив-анаэроб микроорганизмнар микъдары) микъдары тиешледән артык – 2,9*10⁵ КОЕ/г (норма буенча - күп дигәндә 2*10⁵ КОЕ/г).

* 15) балык пресервлары. СП «Норли-Т» ҖЧҖ (215119, Россия, Смоленск өлкәсе,  Вязьма ш.) җитештергән тәмләткечләр салып тозланган Атлантика сельды кисәкчекләре, нетто авырлыгы: 800 г, җитештерү датасы: 28.11.2015 ел. Кимчелекләре: микробиологик күрсәткечләре буенча тиешле таләпләргә туры килми. КМАФАнМ (мезофиль аэроб һәм факультатив-анаэроб микроорганизмнар микъдары) микъдары тиешледән артык - 1,4*10⁵ КОЕ/г (норма буенча – күп дигәндә 1*10⁵ КОЕ/г). Физик-химик күрсәткечләре буенча тиешле таләпләргә туры килми. Сыекчасыннан тыш, балыкның масса өлеше -  496 г. (норма буенча – ким дигәндә 520 г.);

* 16) балык пресервлары. «Вичюнай-Русь» ҖЧҖ (238758, Россия, Калининград өлкәсе, Советск ш.) җитештергән «VICI» сәүдә маркасы белән «К картошечке» суытылган Атлантика сельды филесы, нетто авырлыгы: 240 г, җитештерү датасы: 19.10.2015 ел. Кимчелекләре: гистаминнары күләме  - 253 мг/кг, (норма буенча – күп дигәндә 100 мг/кг). Чүпрә микъдары тиешледән күбрәк - 1000 КОЕ/г дан артыграк (норма буенча – күп дигәндә 100 КОЕ/г). Консервантлар микъдары тиешледән күбрәк, тәгаенләп әйткәндә, натрий бензоаты - 2,4 г/кг (норма буенча – күп дигәндә 2 г/кг);

* 17) балык пресервлары. «Вичюнай-Русь» ҖЧҖ (238758, Россия, Калининград өлкәсе, Советск ш.) җитештергән «Каждый день» сәүдә маркасы белән укроплы майда суытылган сельдь филе кисәкчекләре, нетто авырлыгы: 500 г, җитештерү датасы: 09.11.2015 ел. Кимчелекләре: микробиологик күрсәткечләре буенча  тиешле таләпләргә туры килми. Чүпрә микъдары тиешледән күбрәк - 570 КОЕ/г (норма буенча – күп дигәндә 100 КОЕ/г)

Балык консервлары һәм пресервлары сыйфатын компетентлы дегустация комиссиясе бәяләде. Аның составына профессиональ экспертлар, контрольлек органнары, сынау лабораторияләре, министрлыклар һәм ведомстволар, балыкчылык хуҗалыгы тармагында җитештерүче предприятиеләр вәкилләре, сәүдә челтәрләреннән товар белгечләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре керде.

 .Балык консервларына һәм пресервларына дегустация нәтиҗәләре 09.02.2016г.
Горбуша
1. Табигый горбуша.  "Монолит" сәүдә маркасы белән.  "Южно-Сахалинский рыбзавод" ААҖ, Сахалин өлкәсе. Уртача балл - 22,72
2.Табигый горбуша. "ARO" сәүдә маркасы белән.  ПРДП "Преображенский рыбокомбинат" ЯАҖ, Россия, Приморье крае  - "Метро" заказы буенча. Уртача балл -  22,24
Сайра
1. Май кушылган Тын океан табигый сайрасы. "Монолит" сәүдә маркасы белән.  ПРДП "Преображенский рыбокомбинат" ЯАҖ, Россия, Приморье крае  -  "Монолит" ҖЧҖ заказы буенча - 21,64
2. Тын океан табигый сайрасы. "Морская радуга сәүдә маркасы белән.  "Рыбзавод Большекаменский" ҖЧҖ. Приморье крае - 21,58
Скумбрия
1. Май кушылган Атлантика табигый скумбриясе. "Монолит" сәүдә маркасы белән. "Балтфиштрейд" ҖЧҖ, Калининград өлкәсе - 22,54
2. Май кушылган Атлантика табигый скумбриясе.  "Патриот продукт" сәүдә маркасы белән. "Аиком" ҖЧҖ, Калининград өлкәсе - 20,92
Пресервлар
1. Майда сельдь филесы кисәкчекләре.  "Дивный берег" сәүдә маркасы белән. "Дивный берег" ҖЧҖ, ТР Югары Ослан авылы - 24,18
2.  "Матиас" үзенчәлекле деликатес сельдь филесы . "Санта Бремор" сәүдә маркасы белән. СП "Санта Бремор" ҖЧҖ, РБ, Брест ш. - 22,78
Килька
1. Кыздырылган, эче-башы алынмаган, томат соусындагы килька.  "Fine Life" сәүдә маркасы белән.  "РК "ЗА Родину" ҖЧҖ, Калининград өлкәсе — 20,2.
2. Кыздырылган, томат соусындагы килька. "Пролив" ҖЧҖ,  КЫРЫМ Республикасы, Керчь ш. - 19,26
Шпротлар
1. Салакадан майда эре шпротлар. "Вкусные консервы" сәүдә маркасы белән.  "Балт-Ост ҖЧҖ, Россия, Рязань ш. - 22,8
2. Майда эре шпротлар.  "Рижское взморье" сәүдә маркасы белән.  "Sabiedriba IMS" ҖЧҖ, Латвия - 22,08
3. Майдагы шпротлар.  "Монолит" сәүдә маркасы белән.  "Сойма" ҖЧҖ, Россия, Великий Новгород ш. - 21,96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International