Бөгелмәлеләр дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталына хәбәр җибәреп акча эшли ала

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Республика җитәкчелеге моннан бер ай элегрәк ТР “Халык контроле” дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталына спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында мәгълүматлар урнаштырган өчен гражданнарны матди бүләкләү турында карар кабул итте.

Агымдагы елда бөгелмәлеләрдән мөрәҗәгатьләрнең кергәне юк әле. Әмма бу закон бозуларның юклыгын аңлатмый.

- Гыйнвар аенда чама белән 52 литр күләмендә контрафакт хәмер законсыз әйләнештән алынды. Болар – Казахстан җитештерүчеләренең сыекчасы гына түгел, шешәләргә тутырылмаган аракы да, “фанфурик”лар да һ.б., - дип хәбәр итте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Лилия Степанова.

“Халык контроле”нә мөрәҗәгать итүләргә килгәндә, Бөгелмәдә яшәүчеләргә бу җәһәттән юридик аң-белемнәре җитми кебек. Алдагы еллардагы үрнәкләр дә раслый моны. Кемдер теге яки бу закон бозу очрагы турында язып, кемдер моны белер-белмәс яки махсус рәвештә, бернинди дә закон бозу юк, дип аңлатса, теге кеше шундук көрәшүдән туктый...

Иң элек бүләк алу мөмкинлегенә тукталып үтәргә кирәк. Бернинди дә кыенлыгы юк: порталда “Шәхси кабинет” булдырып, бүлекләрнең берсендә, закон бозуга юл куйган кибетнең фотосурәте белән, мәгълүмат урнаштырырга кирәк.  Шуннан, тикшерүләр, тикшеренүләр, оператив-эзләү чараларыннан соң, җавап көтәргә.  Гаебе расланып, хәчтерүш коммерсант административ яки җинаять җаваплылыгына тартылган очракта бүләкләү акчасына өмет итәргә була.

 Татарстанда яшәүчеләр арасында “Халык контроле” ярдәмендә закон бозучыларны фаш итеп акча эшләргә теләүчеләр пәйда булган инде. Әйтик, Лениногорскида. Порталга кергәч, күршеләребез мисалында мөрәҗәгатьне тутырганда нәрсәләрне белеп торырга кирәклеге турында мәгълүматлар белән танышырга була (Лениногорскидагы теге иргә акча бирелмәгән). Иң элек мәсьәләнең юридик ягын, тәгаенләп әйткәндә,  зур градуслы эчемлекләрнең кайчан һәм ничек сатылырга тиешлеген җентекләп өйрәнергә, шуннан соң гына дәлилләр җыярга кирәк.

Дөресен әйткәндә, җирле халык хәмер җитештерү өлкәсендә закон бозу фактлары турында “Халык контроле”нә моңа кадәр дә язгалый иде инде. Тик бу акча артыннан куу түгел, бәлки гражданлык позициясен күрсәтү иде. Ләкин закон бозу фактлары турындагы хәбәрләрнең барысы да раслансын иде дә бит... Әйтик, узган ел урталарында Вова П. исемле берәү,  Бауман урамында балалар бакчасы янәшәсендә сыра сатыла торган бар урнашкан, дип хәбәр итте. Әмма  Дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре үткәргән тикшерү биредә закон бозу очрагын күрмәде. 2013 елда авыл халкыннан Наратлы мәктәбе янәшәсендә спиртлы эчемлекләрнең сатылуы турында хәбәр керде. Бу очракта хосусый эшмәкәргә административ хокук бозу турында эш кузгатылды. Электрон система аша “үтеп”, әнә шулай дәлилләнгән очраклар бармак белән санарлык кына шул. Тиешле таләпләргә туры килмәүне дәлилләве җиңел түгел. Әйтик, кемдер  кичке уннан соң “яшел елан”ны сатуларын күрсә дә, тикшерү моны расламаган. Яисә гражданинның азык-төлек кибетендә спиртлы лосьоннарның законсыз сатылуына иманы камил, ә лосьон, косметика әйберләренә керүе сәбәпле, законлы төстә сатылган булып чыга.

Тагын бер кат искәртеп үтик: закон бозу факты расланып, җинаять җаваплылыгына китерү белән төгәлләнгән хәбәр өчен матди түләү күләме  - өч мең сум, 100 литрдан артыграк эчемлекне конфискацияләп, административ җаваплылыкка китергән хәбәр өчен – ике мең сум тәшкил итә. 10 нан 100 литрга кадәр спиртлы эчемлек конфикацияләнеп, административ хокук бозу турында эш кузгатылган очракта, бу хакта хәбәр иткән кешегә  мең сум биреләчәк.

Димәк, чынбарлыкка туры килми торган ялган-молган хәбәрләр белән акча алып булмаячак. Икенче яктан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның инициативасы башлыча республикабызда яшәүчеләрнең үзаңын уяту өчен гамәлгә кертелде. Ничек кенә дисәк тә, сүз кешеләребез гомере һәм сәламәтлегенә кайтып кала. “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, Бөгелмәдә фәкать гыйнвар аенда гына да хәмердән агулануның ике очрагы теркәлгән. Шуның берсе үлем-китем белән тәмамланган.
Сүз уңаеннан, шуны да әйтеп үтик: 2016 елда Бөгелмәдә яшәүчеләрдән спиртлы эчемлекләрне законсыз сатуга бәйле мөрәҗәгатьләрнең  алынмавы күрсәткеч түгел әле. Гражданнарның яңа эш формасына күнегеп җитмәвенә генә дә бәйле булырга мөмкин бу. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре әйтүенчә, якташларыбыз телефон аша тиешле оешмаларга хәбәр итеп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International