ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы бизнес-бергәлекнең, беренче чиратта яңа гына эшли башлаган эшмәкәрләрнең хокукый яктан аң-белемнәрен үстерү буенча чаралар комплексын әзерләде.
Үткәрелә торган чараларның максаты – гамәлдәге законның хокукый нормаларына таянып, нык үсешле көндәшлек мохитен тудыру, инновацион активлыкка этәргеч бирү. Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре мәгълүмати һәм законнарны аңлатудан торган чараларның тулы бер комплексын тормышка ашырып килә. Чараларның күпчелеге “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” озак сроклы максатчан программа кысаларында хәл ителә.
Территориаль орган хезмәткәрләре семинарлар, лекцияләрдә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законны тәфсилләп аңлата, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында эшмәкәрләргә һәм кече, урта бизнес вәкилләренә бушлай консультация ярдәме күрсәтә. Әйтик, 2016 елның 17 февралендә территориаль орган хезмәткәрләре эшмәкәрләр үтенече буенча «Paradise» кибетендә һәм “Энҗе” сәүдә үзәгендә әнә шундый укыту-өйрәтү характерындагы лекцияләр үткәрде. Лекция барышында эшмәкәрләр 2016 елдан Россия Хөкүмәтенең сәүдәдә бәя белешмәлекләрен тутыру тәртибен үзгәртүе турында белүгә дә иреште. Кагыйдәләрдә нәрсәләрнең үзгәртелүе һәм бәя белешмәлекләрендә, шул исәптән товарларның аерым төркемнәре буенча, нәрсәләрнең мәҗбүри тәртиптә күрсәтелергә тиешлеге каралды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы Бөтендөнья кулланучылар көне алдыннан – 2016 елның 2 һәм 9 мартында бизнес-бергәлек өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрүне планлаштыра. Чара түбәндәге адрес буенча уздырылачак: ТР, Әлмәт ш., Гафиатуллин ур., 26. Белешмәләр алу өчен телефон: (8553) 22-21-33, 22-21-66.
Шулай ук эшмәкәрләр, кече һәм урта бизнес вәкилләре түбәндәге адреслар буенча территориаль орган карамагындагы районнарга мөрәҗәгать итә ала:
-Азнакай ш, Нефтьчеләр ур,, 23а, тел.: (85592) 7-05-07;
- Баулы ш., Горюнов ур, 14, тел.: (85569) 5-33-16;
- Бөгелмә ш., Гашек ур., 3, тел.: (85594) 6-71-17;
- Лениногорск ш., Гагарин ур., 51, тел.: (85595) 5-19-72.